news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Без барыбыз да бу фаҗигадән сабак алырга һәм аның кабатлануына юл куймаска тиешбез”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Булгария» теплоходы батканда һәлак булучыларның гаиләләре кайгысын уртаклашты

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Булгария» теплоходы батканда һәлак булучыларның гаиләләре кайгысын уртаклашты.
Татарстанга коточкыч бәла килде. Республика тарихында иң эре һәлакәтләрнең берсендә безнең ватандашларыбызның гомере өзелде. Аларның фаҗигале һәм кинәт вафат булуы безнең йөрәкләребезне әле бик озак әрнетер. Без барыбыз да кайтарып ала алмаслык югалту ачысын уртаклашабыз, фаҗига корбаннарының туганнары һәм якыннары белән бергә авыр хәсрәт хисләре кичерәбез. Алар турындагы хатирәләр онытылмас.

Шәхсән үзем һәлак булучылар гаиләләренең авыр кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам. Сезне «Булгария» теплоходының һәлакәте ахыргача һәм җиренә җиткереп тикшерелер, дип ышандырам. Без барыбыз да бу фаҗигадән сабак алырга һәм аның кабатлануына юл куймаска тиешбез.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100