news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: "Без «Алабуга» махсус икътисади зонасында һөнәри белем системасын эшләтеп карыйбыз"

«Алабуга» МИЗында резидент предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмә булды

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Бүген махсус икътисади зона администрациясендә «Алабуга» МИЗындагы резидент предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры –  сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Артем Здунов,ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,  резидент компанияләр вәкилләре катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов резидент предприятиеләрнең һөнәри белем алган һәм алучы хезмәткәрләре белән очрашты.

«Без инновацияле үсешнең, «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы шикелле предприятиеләр булдыруның квалификацияле кадрлардан башка мөмкин булмавын аңлыйбыз, - дип белдерде ул киңәшмәне ачып. – Шуңа да без хезмәт базарындагы хәлләрне белеп торырга тиеш... Эшче көчләргә ихтыяҗ арта бара, бигрәк тә белгечләргә. Шуңа күрә без күпме квалификацияле хезмәткәр кирәк булуын, нинди югары уку йортлары аларны әзерләргә тиешлеген белеп торырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә,  бүгенге көндә «Алабуга» МИЗында 4,5 мең хезмәткәр эшли, озакламый бу сан 11 меңгә җитәчәк, ә 2020 елга  16 меңгә кадәр, дип планлаштырыла.

Киңәшмәдә 2014 елда «Алабуга»МИЗындагы ресурс үзәге эшчәнлеге турында да сөйләделәр . Хәзер ресурс үзәге ихтыяҗлы 15 тән артык белгечлек буенча белем бирә. 2014 елда моның өчен 20 уку йорты җәлеп ителгән, шулардан төп уку йорты – Алабуга политехника көллияте.

Бүгенге көндә ресурс үзәгендә 1406 кеше эшли, шул исәптән 291 кеше урта һөнәри белем учрежделәрендә укыган, 1041 – кыска вакытлы яңадан әзерләү курсларында укыган, тагын 74 кеше махсус уку үзәкләрендә стажировка үткән. 2015 елда 2100 кешене укыту планлаштырыла.

«Сез монда озак вакытка килдегез һәм күршеләр исәбенә яшәү дөрес түгел, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов резидентларга. - Минемчә, бер-береңнән хезмәткәрләрне үзара килешү буенча гына алырга мөмкин».

"Бу бик мөһим мәсьәлә дип саныйм, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. - "Алабуга" махсус икътисади зонасы базасында без һөнәри белемнең бөтен бер системасын эшләтеп карыйбыз, барлык министрлыклар һәм ведомстволар монда актив катнашырга тиеш».

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100