news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов БДИдан 100 балл җыйган укучылар белән даими элемтәдә торырга кирәк дип исәпли

"Бүген талантларны тотып калу һәм үстерү илкүләм масштабтагы бурычка әйләнде", - ди Президент.

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган яшьләр киләчәктә кая гына эшләсә дә, алар белән даими элемтәдә торырга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында шулай дип белдерде.

Ул республикада яшь талантларның сәләтен ачыклау һәм үстерү традицияләре булуын билгеләп узды. "Талантлар белән стратегик идарә" проекты гамәлгә ашырыла. Бу эш системалы булырга тиеш. Бүген талантларны тотып калу һәм үстерү илкүләм масштабтагы бурычка әйләнде. Без конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш", - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга биргән 182 кешенең 40 проценты Мәскәү, Санкт-Петербург уку йортларын сайлаганын әйтте. "Бу аларның хокукы. Бу конкуренция. Аларның ул вузларны сайлавы плюс, ләкин шул ук вакытта безнең вузлар перспективалы балалар белән эшләргә тиеш. Бернинди чикләүләр булырга тиеш түгел. Без аларны кайтару өчен кызыктырырга тиеш. Алар кая да эшләсәләр дә, алар белән элемтәдә торырга кирәк. Яңа Яшьләр яшләре министрлыгы, республика предприятиеләре - без барыбыз да бу мөмкинлекләргә игътибар белән карарга тиеш", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100