Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов БДБ илләре онкология һәм радиология институтлары ассоциациясе президенты белән очрашты
Яклар онкология авыруларыннан дәвалауның заманча ысуллары буенча фикерләште
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре онкология һәм радиология институтлары ассоциациясе президенты, Россия медицина фәннәре академиясенең “Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге” директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече эксперт-онколог, Россия Фәннәр академиясе һәм Россия медицина фәннәре академиясе академигы Михаил Давыдов белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Республикасыннан ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.
Яклар сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, шулай ук онкология авырулары буенча диагноз кую һәм дәвалауның заманча ысуллары, шул чирдән интегүчеләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз