news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Бүген федерациянең һәр субъекты үсеш алу өчен үз юлын табарга тиеш”

Татарстан көндәшлелеккә сәләтле булу өстенлекләрен һәм киләчәк үсеш булдыруны кайгырта”, - дип ассызыклады ТР Президенты

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан көндәшлелеккә сәләтле булу өстенлекләрен һәм киләчәк үсеш булдыруны кайгырта. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Бөтендөнья икътисади форум президенты Клаус Шваб белән эшлекле иртәнге ашта белдерде.
Санкт-Петербургта эшлекле иртәнге аш Халыкара икътисади форум эше кысаларында оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген федерациянең һәр субъекты үсеш алу өчен үз юлын табарга тиеш – моның өчен барлык шартлар да бар. Татарстан өчен нефть табышы һәм нефть химиясе, машина төзелеше өстенлекле юнәлешләр булып тора. “Без киләчәктә бу юнәлешләрне җитди үстерү өчен бурычлар куябыз”, - диде Татарстан башлыгы.
Шулай итеп, 30 ел дәвамында углеводород табышы күләмен бүгенге дәрәҗәдә саклау, шулай ук төбәктә табыла торган нефтьне эшкәртү күләмен арттыру ниятләнә. Бу көнгә кадәр республика 7 млн. тонна нефть эшкәртә иде, 2011 елда бу күләм ике тапкыр арттырылачак.
Республикада нефть химиясен үстерү өчен чимал базасы бар – Татарстан пластмасс, каучук һ.б. җитештерү буенча лидер булып тора.
“Бу көндәшлелеккә сәләтле булу өстенлекләрен саклау зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Машина төзелеше тармагының да җитди потенциалы бар – биредә “КАМАЗ” ААҖ, “Соллерс” ААҖ һ.б. кебек эре сәнәгать предприятиеләре үсеш ала.
Бүген Татарстан җитәкчелеге хәл итә торган мәсьәләләрнең берсе – урта классны булдыру. Илдә урта класслы актив һәм булдыклы кешеләр җитми, шуңа күрә аны формалаштырырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бүген яхшы белемле, заман белән бергә атлаучы, булдыклы кешеләр генә үз урыннарын таба ала, дип саный ул. Шуңа күрә республикада мәгарифне реформалау бара.
“Бүген безнең ил инвесторлар өчен ачык булырга тиеш, инвесторларның безгә ышануы кирәк,” дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Без, үз чиратыбызда, бизнесны үстерү һәм алып бару өчен кирәкле инфраструктура, югары квалификацияле кадрлар, яшәү шартлары, кешеләрнең һәм аларның инвестицияләре иминлеген тәэмин итәргә тиеш”, - дип белдерде ТР башлыгы сүзләрегн ТР Президенты матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100