news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Бөек Ватан сугышы барлык буын кешеләре өчен кырыс сынау булды, әмма ул халык рухын сындыра алмады”

Казанда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, тантаналы парад узды

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның Ирек мәйданында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, тантаналы парад узды. Бәйрәм чарасында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сшмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, РТ раввины Ицхак Горелик, республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар,  казанлылар һәм башкала кунаклары катнашты.

Җиңү парады Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә аның шигырьләренә сәхнәләштерелгән театраль пролог белән башланып китте. Җыр-биюләр, сәхнәләштерелгән эпизодлар видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларында хакимлек иткән рухны чагылдырган күренешләр, фотосурәтләр белән озатылып барды. М. Җәлилнең дошманга баш имәс батырлыгы, туган иленә керсез мәхәббәте, тугрылыгы, кызы Чулпанны зарыгуы тасвирланган шигырьләр яңгырады.

Алга таба ТРның атказанган артисты җырчы Рөстәм Асаев гомуммәгълүм "День Победы" җырын башкарды һәм бу вакытта тынычлык символы булган ак күгәрченнәр һавага очырылды.

Аннан соң мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. Алга таба видеоэкранда Мәскәүдә Кызыл мәйданда барган хәрби парадтан күренешләр тәкъдим ителде. Тантанада катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. "Сезне Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм, бу тантана сөенеч, көенеч һәм хәтерне берләштерә. 9 нчы Май – дәүләт һәм гаилә бәйрәме дә. Ул ил халыкларының бердәмлеге символына әверелде. Безнең көч һәм горурлык - илебезгә тугрылыкта. Безне ата-бабаларыбызга тирән хөрмәт хисләре берләштерә”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Президент быел Бөек Ватан сугышы башланган көннән 75 ел узуын искәртте: “41 нче елның 22 нче июнендә нацистлар Советлар Союзына бәреп керде. Олы бер илнең язмышы бер мизгелдә кискен үзгәрде. Бу чорда бары тик бер бурыч иде – бөтен халык өчен Ватанны саклау”, - диде.

Путин ассызыклаганча, тыл хезмәтчәннәре һәм фронтовиклары батырлыгында халкыбызның чып-чын яшәеш көче, аның бердәмлеге, җиңү рухы, туган җиргә мәхәббәт чагылыш тапты. “Безнең аталарыбыз һәм бабаларыбыз күп кенә илләр баш игән аяусыз дошманны җиңүгә иреште. Нәкъ менә совет халкы башка халыкларга азатлык бүләк итте... Сугыш дүрт ел дәвам итте, һәм илебез өчен бу тулы бер дәвер булды. Бу каһарманлык һәм батырлык, кырыс сынаулар, фаҗигале югалтулар, киләчәккә якты өметләр, Җиңүгә ныклы ышаныч чоры иде. Бөек Ватан сугышы һәрвакыт халкыбызның бөек изге батырлыгы, бу кыйммәтләрне буыннан буынга күчерү өндәмәсе булып калачак”, – дип билгеләп узды РФ Президенты.

Путин әйтүенчә, тарих дәресләре безгә планетада тынычлык үзеннән-үзе килеп чыкмавын күрсәтә, безгә уяу булырга кирәк, икеяклы, яңа фикерләр тудыручыларның коткысына бирешүгә юл куелырга тиеш түгел. “Бүген цивилизация янә мәрхәмәтсезлек һәм көч белән күзгә-күз очраша – террорчылык глобаль куркынычка әверелде. Без бу явызлыкны җиңәргә бурычлы, һәм Россия бу юнәлештә көчләрне берләштерү өчен ачык, илебез халыкара куркынычлык системасын булдыру өстендә эшләргә әзер”, - диде ул.

Илбашы чыгышыннан соң, яу кырында ятып калган хәрбиләр рухына бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Казандагы Җиңү парадында катнашучы сугыш ветераннарын һәм Татарстан халкын Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле парадта катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны гаскәрләре хәрбиләре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Озак дүрт ел дәвамында безнең ата-бабаларыбыз Җиңү көнен якынайтырга тырышты. Әйтеп бетергесез зур көч, тырышлык хисабына совет солдаты туган җирне фашизмнан азат итте һәм Рейхстаг өстеннән халыкның чыдамлылыгы, каһарманлыгы символы булган Җиңү байрагын күтәрде. Безнең йөрәкләрдә ул авыр көннәр турында хәтер мәңгегә яшәячәк”, - диде Президент. Ул Бөек Җиңү бәһасенең бик кыйммәт булуын ассызыклап, 350 мең кешенең Татарстанга әйләнеп кайтмавын һәм бу фаҗигале югалтуларның йөрәкләрдә тирән эз калдыруын билгеләп үтте. “Геройларга Мәңгелек Дан!” – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент ассызыклаганча, сугыш бу чорда яшәгән барлык буын кешеләре өчен кырыс сынау булды, әмма ул халык рухын сындырмады. “Һәркем дошман бастырылачагына, Җиңүгә ирешәчәгебезгә ышанды. Бу ышаныч бездә һаман яши, без, Җиңүчеләр буыны кебек үк, илебез мәнфәгатьләрен яклаячакбыз. Үз җиребездә тынычлык һәм татулык бәрабәренә хезмәт итәчәкбез”, - дип ышандырды ул.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап, сугыш ветераннарына батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, иминлек, туганнары белән аралашу шатлыгын, барлык татарстанлыларга тыныч күк йөзе теләде. “Бөек Җиңү көне белән! Җиңүче халыкка һәм аның батыр Армиясенә мәңгелек дан! Ура!” – дип төгәлләде Татарстан Президенты чыгышын.

Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң, Татарстан гимны яңгырады һәм Ирек мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланды. Аны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ ЭЭМның Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, ТР буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, Казан югары хәрби команда училищесының почет каравылы ротасы, Махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби низагларда катнашкан ветераннар маршы булды. Аннан соң мәйдан буйлап хәрби техника узды. Алар арасында - "БТР-80", "Камаз-43269 "Выстрел" һәм "Камаз-63968 "Тайфун-К" һәм башкалар бар. Парадны Казан гарнизонының җыелма хәрби оркестры тәмамлады.

Аннан соң ретро автомобильләр колоннасы үтте. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам иттерелде.

Бүгенге бәйрәм чараларына сәгать кичке 10да бәйрәм салюты нокта куячак. Һавага җибәреләчәк залплар һәммәбезгә Бөек Җиңүнең югары бәһасен искә төшерәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100