news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов Ан-148 һәлакәткә юлыгу уңаеннан Оренбург губернаторына телеграмма юллады

Татарстан Президенты татарстанлылар исеменнән һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 очкычының һәлакәткә юлыгуы уңаеннан Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Орскига юл тоткан Ан-148 очкычының һәлакәткә юлыгуы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләре җиткерәм. Татарстанлылар барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзаларының үлеме турындагы хәбәрне йөрәкләренә якын кабул итте. Һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннары белән бергәләп кайгырабыз, бу хәсрәтле көннәрдә аларга көчле һәм нык булуларын телибез», - диелә Татарстан лидерының телеграммасында.

Мәскәүдә Орскига юл тоткан Ан-148 очкычы Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. Салондагы 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасының барысы да һәлак булды. Алар арасында Казан кешесе дә бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100