news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов "Алабуга" максус иктисади зона партнерларына рәхмәт белдерде

"Безнең бурыч - табышны 100 миллиардка җиткерү һәм үсешне дәвам иттерү", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). "Без "Алабуга" партнерларына безнең махсус икътисади зонага һәм республикабызга ышанулары өчен рәхмәтле", - дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында "Алабуга" МИЗ оештырган эшлекле ашта әйтте. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиевка чараны оештыруы өчен рәхмәт әйтте. "Һәм, әлбәттә, без "Алабуга" партнерларына безнең махсус икътисади зонага һәм республикабызга ышанулары өчен рәхмәтле", - диде Татарстан Президенты. - Ләкин безнең бурыч - табышны 100 миллиардка җиткерү һәм үсешне дәвам иттерү".

  • Бүгенге көндә "Алабуга" МИЗ - Россиядәге иң эре махсус икътисади зона, 2017 елдагы табышы 60 млрд. сум тәшкил итте.

"Бүген мәйданчыкка инде 114 млрд. сум хосусый инвестицияләр кертелгән, компанияләр әлеге мәйданчыкка ышана", - диде Президент.

 "Алабуга"да сәнәгать, инженер, таможня, транспорт инфраструктурасы бар, резидентларга дәүләт ярдәме чаралары тәэмин ителә. "Бу яңа алым, бөтенесе дә төзелешкә сәләтле түгел, бу бизнес өчен яхшы ярдәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Махсус икътисади зонада социаль инфраструктура - коттедж бистәсе, арендага тораклар, халыкара мәктәп бар. "Безнең инвесторлар гаиләләре өчен кайгырмыйча, Алабугада уңайлы шартларда яши алалар", - диде республика җитәкчесе кунакларга.

Шулай ук ТР Президенты "Алабуга"да корпортаив университет проекты турында да хәбәр итте. "Дүшәмбе без университетны тәмамлучы студентлар белән очраштык, бу - чыннан да квалификацияле кадрлар, алар резидент-компанияләр җитәкчеләреннән гамәли белем алалар".

Чарада чит ил һәм Россиянең эре сәнәгать компанияләре җитәкчелеге, шул исәптән МИЗ резидентлары вәкилләре, финанс оешмалары, үсеш институтлары вәкилләре катнашты. Ахырда Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" тәҗирбәсен Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланып булуын ассызыклады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100