Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов “Алабуга” махсус зонасында бөгелүчән төрү материаллары җитештерү заводы ачты
“Данафлекс-Алабуга” яңа предприятиесе 280 эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә.
(“Алабуга”, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында бөгелүчән төрү материаллары җитештерү буенча яңа “Данафлекс-Алабуга” ҖЧҖ ачты.
- "Данафлекс-Алабуга" заводы 280 эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә. Хәзер анда Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Казан һәм башка шәһәрләрдән 200 кеше эшли.
Татарстан Президенты заводны ачканда проектның баш инвесторы - “Данафлекс” компаниясе президенты Айрат Бәшировны туган көне белән котлады.
“Чынлап та, заманча җитештерү предприятиесе, Россия базарының 15 процентын яулап тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Сәнәгатькә ярдәм күрсәтү фондына проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте.

Моннан тыш, республика башлыгы компаниягә Татарстанда җитештерелгән чималны куллануны теләде. Хәзер кулланыла тоган чималның 70 проценты – үзебездә эшләнгән.
Яңа җиһаз белән тулысынча тәэмин ителгән предприятие азык-төлек һәм башкалар өчен бөгелүчән төрү материаллары эшләячәк. Сүз кондитер, снэк, бакалея, майлы, туңдырылган продуктлар өчен, сөт продукциясенә, балалар ризыкларына, хайваннар өчен азыкка, көнкүреш химиясенә, гигиена әйберләренә төргәкләр җитештерү турында бара.

“Без бирегә 2016 елда кердек. 2017 елда инде беренче җитештерү эшләре башланып китте. Бу вакыт эчендә, елдан артык диярлек, җиһазларны монтажлау барды. Бүгенге көндә барлык җиһазларның 70 проценты килде. Заводның беренче чираты 9 млрд сум табышка өметләнә”, — дип сөйләде журналистларга “Данафлекс” компаниясе президенты Айрат Бәширов.
Заводка 3 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән. Шуның чама белән 40 проценты “Данафлекс” акчасы, калганы — заем акчасы.

- Тулаем эшләгәндә, "Данафлекс-Алабуга" комплексы 33 мең тоннага кадәр бөгелүчән төрү материаллары эшләп чыгара ала.
Заводның икенче чираты беренчесенең уңышлы эшләвенә бәйле, дип өстәп әйтте Айрат Бәширов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз