Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа сервис металл үзәген ачуда катнаша
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа сервис металл үзәген ачуда катнаша. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сәфәрнең төп максаты – "Алабуга" махсус икътисади зонасында территориясендә "ММК-Джошкуноз Алабуга" яңа сервис металл үзәген ачу тантанасында катнашу, диелгән әлеге хәбәрдә.
Автомобильләрнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланклар җитештерү заводы – Магнитогорск металлург комбинатының һәм "Джошкуноз Алабуга" МИЗның гамәлдәге резидентының уртак проекты.
Татарстанга тантаналы чарада катнашу өчен Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм "Магнитогорск металлург комбинаты" ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников килде. "Бигеш" халыкара аэропортында кунакларны Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген шулай ук Татарстан Президенты "Гемонт" Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга һәм "Алабуга" МИЗ Корпоратив университетын тәмамлаучылар проектларын тыңларга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз