news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов аграрийларга «Кыр көне»ндә тәкъдим ителгән технологияләрне өйрәнергә кушты

Агротехника күргәзмәсе Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Венгриядән 152 компанияне берләштерде.

Р.Миңнеханов аграрийларга «Кыр көне»ндә тәкъдим ителгән технологияләрне өйрәнергә кушты
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә район башлыклары һәм төбәк аграрийларына «Татарстанда кыр көне-2018» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән технологияләрне өйрәнергә кушты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кичә старт алган агротехника күргәзмәсе кысаларында үткән чараларга уңай бәя бирде һәм аның оештырылу дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

«Татарстанда кыр көне-2018» күргәзмәсе Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Венгриядән 152 компанияне берләштерде. Анда авыл хуҗалыгы техникасының яңа төрләре, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары, үсемлекләрне саклау чаралары (һ.б.) белән танышырга мөмкин.

Чара кысаларында 128 фермер федераль программалар буенча 250 миллион сумлык грант алды. Шул исәптән, 8 кооператив, эшен яңа башлаган 84 фермер һәм 36 гаилә фермасы да өлешсез калмады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot