Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Абу-Даби икътисади үсеш департаменты җитәкчесе белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Гарәп Әмирлекләре икътисади үсеше советы вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште.
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кысаларында Абу-Дабиның Икътисади үсеш департаменты җитәкчесе Сәйф Мөхәммәд Аль-Хаджери, “Тавазун” компаниясе рәисе Тарек Аль-Хосани һәм “Мубадала” компаниясе вице-президенты Хомейда Аль-Шимери белән очрашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар хезмәттәшлек турында сөйләште. Шул исәптән, агросәнәгать секторында инвестияцияләр өлкәсендәге мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек хакында.
Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларны Халыкара "Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit" икътисади саммитына чакырды. Саммитның төп темасы хәләл яшәү рәвешенә багышлана.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган масштаблы инфраструктура проектлары, республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы, сәнәгать үсеше, Татарстанның эре машина төзелеше предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз