news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты белән очрашты

Дмитрий Шпаков Россия һәм Украина территориясендә AB InBev һәм Anadolu Efes компанияләре бизнеслары рәсми кушылганнан соңгы планнары турында сөйләде.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Дмитрий Шпаков кыскача гына компаниянең планнары, шул исәптән Россия һәм Украина территориясендә AB InBev һәм Anadolu Efes компанияләре бизнеслары рәсми кушылганнан соңгы планнары турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта компания базардагы урынын киңәйткән. Бизнесның динамик үсешен дәлилли торган башка икътисади күрсәткечләрне дә атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot