news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Мөслимов: Россиядә беренче булып, кече нефть компанияләрен Татарстанда Шәймиев оештырды

Ул нефтьнең мөһим булуын, аның перспективалы зур эш икәнен күрде, ди киңәшчесе

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Минтимер Шәймиев, Россиядә беренчеләрдән булып, кече нефть компанияләрен оештыру яклы булды. Нефть компанияләрен Татарстанда калдырырга аның зирәклеге ярдәм иткәндер. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улының нефть һәм нефть-газ чыганакларын булдыру буенча киңәшчесе Ренат Мөслимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Нефть оешмалары Татарстанда калу процессын республика контрольдә тотты. “Татнефть” оешмасы бу сәясәтне үзе дә хуплады. Әмма төп инициатива Президент Минтимер Шәймиевныкы булды. Ул нефтьнең мөһим булуын, аның перспективалы зур эш икәнен күрде”, - ди Ренат Мөслимов.

Минтимер Шәрип улының нефть чыгару өлкәсендә зур казанышларының берсе — кече нефть компанияләрен оештыруның башында торуы, дип саный аның киңәшчесе.

“Бу хакта Россиядә башкалар әле сөйләшми дә иде. Минтимер Шәрип улы һәм “Татнефть” әлеге эшкә алынды. Шуннан республикада кечкенә нефть компанияләре булдырылды һәм бу Россиядә мондый беренче хәрәкәт иде. Хәзер исә республикадагы кече нефть оешмалары илдәге шундый компанияләрнең 1/3 өлешен алып тора”, - диде әңгәмәдәшебез.

Хәзер, ди ул, булдырылган әйберләрне югалтмыйча саклау мөһим. “Безнең республикада да да хәлләр Башкортстандагы сценарий буенча бармасын өчен, булдырылган әйберне саклап калырга кирәк. Монда Президент Рөстәм Миңнеханов һәм хәзерге җитәкчеләрнең генә түгел, беренче Президент Минтимер Шәрип улының да өлеше зур. Ул әлеге мәсьәләләрне беркайчан да күз уңыннан ычкындырмый, кулын һәрчак пульста тота”, - дигән фикердә Ренат Мөслимов.

“Михаил Горбачев, Борис Ельцин чорында барган вакыйгаларга карамыйча, төбәктә тотрыклылык, даимилек барлыкка килде, республика үсешен туктатмады. Бу Минтимер Шәймиевның зирәклеге нәтиҗәсе”, - дигән фикер җиткерде Минтимер Шәрип улының нефть һәм нефть-газ чыганакларын булдыру буенча киңәшчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100