news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәр мөселман бердәмлекне, кардәшлекне һәм үзара хөрмәтне сакларга тиеш - Татарстан мөфтие

Бу хакта Камил Сәмигуллин бүген "Ризван" мәчетендә укыган җомга вәгазендә җиткерде.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Казанның “Ризван” мәчетендә үткәрде. Мәчеттә моңа кадәр ремонт эшләре башкарылган иде. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазында шулай ук профессор, шәйх Абдүрраззак Әс-Сәгъди катнашты. Вәгазь барышында Камил хәзрәт хәнәфи мәзһәбе кысаларында гыйбадәтләрне үтәү мәсьәләләрен күтәрде, исламда кардәшлек турында сөйләде.

"Һәрбер мөселман кешесе бердәмлекне, кардәшлекне һәм бер-береңә хөрмәтне сакларга тиеш, – дип белдерде хәзрәт. – “Бер-берегез белән дуслыкны өзмәгез, читләшмәгез, ачуланышмагыз, көнләшмәгез һәм кардәшләр булыгыз”, дип өндәгән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100