news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәр мәсьәләне дә сөйләшеп хәл итеп була - Кариев театры директоры Мансур Ярмиев

"Милли телләрнең киләчәгенә бәйле вазгыятьне дә үзара аңлашып хәл итеп була", - дигән фикердә ул.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Бөтен театрыбыз белән республикада телләр мәсьәләсендә килеп туган вазгыять өчен борчылып яшибез", - дип шалтыратты Кариев исемендәге яшьләр театры директоры Мансур Ярмиев. - Менә тагын гастрольләргә җыенабыз - "Театр - солдатларга" проекты белән Новосибирскига барабыз. Шушы проект тормышка ашырылган өч ел эчендә 50 мең тамашачыга иллеләп спектакль күрсәттек. Беркайчан да, бер кешенең дә: "Нигә татарча уйныйсыз?" дип сораганы һәм залдан чыгып киткәне булмады. Ә бит без бары тик татарча гына уйныйбыз", - ди директор.

Һәр мәсьәләне дә сөйләшүләр юлы белән хәл итеп була, дигән фикердә Мансур Ярмиев. "Милли телләрнең киләчәгенә бәйле вазгыятьне дә үзара аңлашып хәл итеп була", - ди ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100