news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әрәм ителгән вакыт - әрәм ителгән уңыш - Марат Әхмәтов

Министр видеокиңәшмәдә хәзерге чорда кыр эшләрен яхшы алып барган һәм акрын темпта эшли торган районнарны атады.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Татарстан кырларында уңыш формалаштыру буенча планлы эшләр дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов фикеренчә, чүп үләннәреннән арындыру һәм үсемлекләргә ашламалар кертү - уңыш формалаштыру өчен бик мөһим, чөнки дымлы, салкынча һава авыруларның күпләп артуына сәбәп булып тора. Үз вакытында тиешле чаралар күрмәү киләчәк уңышка йогынты ясый, дип белдерде ул.

Эшләрне яхшы темплар белән алып баручылар - Зәй, Ютазы, Минзәлә, Сарман һәм Тәтеш районнары, диде Марат Әхмәтов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Югары Ослан, Тукай, Буа, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Менделеевск районнарына эш барышын тизләтергә кушты. “Югалган вакыт – югалган уңыш”, диде ул.

Марат Әхмәтов бүген шулай ук мөһим булган - терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә дә игътибар итте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, алдагы 10 көнлектә күпьеллык үләннәрне беренчел чабу эшләрен төгәлләргә кирәк.

Әлегә азык әзерләү темплары түбән, дип белгеләп үтте ул, ләкин моның сәбәбе оешмаганлыкта түгел, ә һава шартларына бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100