news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һәр мөхәррир иртәгә эштән китәргә әзер булырга тиеш - Римзил Вәлиев

Ирекле журналист фикеренчә, редакторлар эш урыннарын югалтудан курыкмаганда гына нәтиҗәле эшли ала.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, һәр мәгълүмат чарасы башында торган редактор иртәгә эштән китәргә әзер булып эшләргә тиеш.

"Бүгенге яшь иҗатчыларга төймәләрен ычкындырып, иркенрәк сулыш алырга кирәк. Теләсә нинди редактор җитәкчелек белән бәхәсләшеп, кирәкле мәгълүматны бастырырга тиеш. Үзем чыгарган тагын бер афоризмны кабатлыйм: һәр редактор иртәгә үзенең эштән китәчәгенә әзер булырга тиеш. Бары шул мөхәррир генә яхшы эшли һәм сыйфатлы матбага чыгара ала", - диде ул.

Римзил Вәлиев моңа кадәр яшь татар блогерларына җитди темага язудан курыкмаска өндәде һәм блогерлыкның милләте юк дип тә әйткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot