Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Мөхәммәтшин студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды
Мөселман мәгариф оешмалары форумы Россия ислам институтының 20 еллык юбилеена багышланачак һәм ноябрь аенда үтәчәк.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Р.Мөхәммәтшин студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә һөнәри мөселман дини мәгариф оешмалары – мәдрәсә директорлары киңәшмәсе узды. Чара Р.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә барды.
Киңәшмә барышында Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре 2018 елда һөнәри мөселман дини мәгариф оешмаларына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Мисал өчен, Татарстан буенча көндезге уку бүлекләренә 340 студент кабул ителгән, бу үткән еллар белән чагыштырганда күбрәк дигән сүз. 2017 елда көндезге бүлеккә керүчеләр саны 243 кеше булган. Быел укырга керүчеләрнең саны күп булуга да карамастан, Р.Мөхәммәтшин студентлар арасында профориентация буенча эшне көчәйтергә чакырды.
Көн тәртибендә мөһим мәсьәлә булып мәдрәсә тәмамлаучыларның эшкә урнашу мәсьәләләре торды. 2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча 125 чыгарылыш шәкерте Татарстан Республикасында дини өлкәдә эшкә урнаша алган. Моннан тыш 35 чыгарылыш шәкерте Россия Федерациясенең башка төбәкләренә эшкә урнашты, 66 шәкерт дини белем алуын дәвам итте.
Киңәшмәдә Мөселман мәгариф оешмалары форумын үткәрү турында фикер алыштылар. Катнашучыларның карары белән, форум Россия ислам институтының 20 еллык юбилеена багышланачак һәм быел ноябрь аенда үтәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз