news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һәр көн белән яшәргә кирәк - Ник Вуйчич

Танылган оратор матбугат конференциясендә Казан мәктәбендә укучылар белән очрашуы хакында сөйләде.

 (Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов) Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич Казандагы мәктәпләрнең берсендә укучыларга 3 киңәш бирүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында белдерде.

Ник Вуйчич Казан укучыларының бик игътибарлы булуларын белдерде.

"Мин аларга өч киңәш бирдем", - диде Ник Вуйчич.

"Беренчесе - һәр көн белән яшәгез. Без кайвакыт үзгәрешләрдән куркабыз. Әмма һәрвакыт алга барырга кирәк.

Икенчесе - үзеңә авыр чакта ярдәм сорарга курыкмагыз, моның бернинди начарлыгы юк. Әгәр вакытында ярдәм сорамаган булсам, мин бүгенмин булмас идем.

Өченчесе - без үзебез дә ярдәм итә алабыз. Әгәр кемнедер кыерсыталар икән, һәрберегез ярдәм итә ала".

Ник Вуйчич үзенең гаиләсе, ике улы барлыгын да укучыларга сөйләгәнен һәм шушы фикерләрне Җир шарындагы 7 миллиард кешенең дә йөрәгенә җиткерәсе килүен әйтте.

Ник Вуйчич 1982 елда Австралиядә туган, милләте буенча серб. Аның тумыштан куллары һәм аяклары юк. Ул үз-үзенә кул салырга да теләгән, әмма үзендә көч табып, кешеләрне тормышның кадерен белергә өндәп чыгышлар ясый башлый, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Кинофильмнарда төшә, телевидениедә чыгыш ясый, китаплар яза. Хатыны һәм ике баласы бар. АКШ та яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot