Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һәр җитәкче Конституцияне үзенә яраклаштыруга безнең халык күнеккән иде — Сергей Шахрай
Төп канун бөтен кешеләргә дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм кирәкле булган иҗтимагый кыйммәтләр, идеялар һәм принциплар теркәлгән, ди юрист.
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә һәр җитәкче Конституцияне үзенә яраклаштырып язуына безнең халык күнеккән иде инде.
Профессор, атказанган юрист Сергей Шахрай шундый фикердә. Бу хакта ул бүген Казан федераль университетында укыган лекциясе вакытында белдерде.
Архивта Михаил Горбачев, Никита Хрущев өчен язылган конституция текстлары ята. Аннан тыш Иосиф Сталин, Леонид Брежнев конституцияләре булган. 1993 елда кабул ителгән Конституция исә, дәүләткә яңа җитәкче килгәч тә яңадан язылмады һәм ул 25 ел гамәлдә, ди юрист.
“Беренчедән, ил башлыгы иң мөһим иҗтимагый хокукый идарә белән эшли белә. Икенчедән, бу әлеге коралның дөрестән дә эшкә яраклы булуын күрсәтә”, – ди Сергей Шахрай.
Ил җитәкчесе булган кеше, ди юрист, әлеге коралларны белергә, ә иң мөһиме ул коралларны дөрес итеп куллана белергә тиеш.
“Төп канунда бөтен кешеләргә дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм кирәкле булган иҗтимагый кыйммәтләр, идеялар һәм принциплар теркәлгән. Бу кешенең хокукларын һәм бурычларын тану, сәяси тотрыклылык һәм илнең бербөтен булуы, дәүләтнең социаль холкы, хакимият органнарының һәм җирле үзидарәләрнең сайланып куюы дигән сүз. Әлеге кыйммәтләрне беркетеп, дәүләт җәмгыятьтә татулык урнаштыра алды. Сәясәт белгечләре вакыт-вакыт искә ала торган илкүләм идея шуннан гыйбарәт”, – дип саный Сергей Шахрай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз