news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Исмәгыйлева Казан әдәби берлекләрнең традицияләрен бүгенге көндә дә саклый дип белдерде

Казанда V “Китап-фест” фестивале ачылды.

Р.Исмәгыйлева Казан әдәби берлекләрнең традицияләрен бүгенге көндә дә саклый дип белдерде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Лядской бакчасында “Китап-фест” дип исемләнгән V китап фестивале ачылды. “Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Резедә Исмәгыйлева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә фестивальнең үзенчәлеген, Казанның әдәби берлекләрнең традицияләрен саклавы турында сөйләде.

“Китап-фест” фестиваленә кече яшьтән алып, олы яшькә кадәр кешеләр җыелган иде. Иртәдән үк Лядской бакчасындагы Г.Р.Державин һәйкәле янында тынлы оркестр уйнады. Казанның күп кенә китапханәләре китап сөючеләр өчен уку мәйданчыклары оештырды, Татарстан китап нәшрияты “velobook” дигән велосипедта яңа китапларын сатуга куйган иде. Бакчаның төрле җирләрендә мастер-класслар, Казан филармониясе артистлары катнашында концерт оештырылды. “Китап-фест” фестиваленә “Зөйләха күзләрен ача” романы авторы, язучы Гүзәл Яхина да чакырылган иде. Бакчаның кече сәхнәсендә укучылар һәм яшь шагыйрьләр катнашында Пушкин әсәрләре укылды.

“Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Резедә Исмәгыйлева фестиваль турында тулырак сөйләп китте: “Пушкинның туган көненә багышланган китап фестивален без инде бишенче тапкыр ачык паркта үткәрәбез. Ул махсус шәһәр яшәүчеләре, әдәбият сөючеләр өчен уйлап табылган чара. Без кешеләрдә китапка, укуга мәхәббәтне тирәнәйтергә телибез, шуңа күрә дә программа төрле яшь кешеләренә каралган – балалар өчен квест-уеннар, төрле әдәби викториналар, зурлар өчен Л.Н.Толстой яшәгән “Ясная поляна” йортын тергездек, ул язган текстларны, ноталарга салынган вальсын да тәкъдим иттек. Дөрес, без А.С.Пушкин гына түгел, ә Л.Н.Толстой иҗатына да мөрәҗәгать итәргә булдык, чөнки 2018 ел Татарстанда Толстой елы дип игълан ителгән иде”, - диде ул.

“Казанны спорт башкаласы дип әйтәләр. Мин Казанны әдәби шәһәр дип тә әйтер идем. Казан шәһәре йорт тирәләрендә даими рәвештә әдәби мәйданчыклар уздырырга хокуклы бердән-бер шәһәр булып санала. Казан, безнең бәхеткә, әдәби берлекләрнең традицияләрен бүгенге көндә дә саклый”, - диде Резедә Исмәгыйлева.

Соңыннан фестивальдә тоталь диктантны иң яхшы билгегә генә язган кешеләрне бүләкләделәр, шулай ук Л.Н.Толстой әсәрләреннән әдәби диктант үткәрелде.

Фестивальнең партнерлары: Татарстан китап нәшрияты, “Юлбасма” балалар нәшрияты, “Смена”нәшрияты, “Татармультфильм” анимацион студиясе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100