Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөхсәтсез кар ташланган урыннар турында Экология министрлыгына хәбәр итәргә мөмкин
Шәһәрдә 7 кар эретү пункты эшли, аны башка урыннарга чыгару тыела.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Рөхсәтсез кар ташланган урыннар турында казанлылар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хәбәр итә ала. Ведомство белгечләре урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу очрагын теркәячәк.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 7 кар эретү пункты эшли. Урамнарны чистартканнан соң чыккан бөтен карны шунда китерәләр. Кар ташу өчен махсус урыннар «Буран» планын тормышка ашырганда ТР Экология министрлыгы белән берлектә район администрацияләре тарафыннан билгеләнә. Әлегә шәһәрдә андый урыннар билгеләнмәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Хокук бозу турында түбәндәге ысуллар белән хәбәр итәргә мөмкин:
- «Халык контроле» сервисы;
- ТР Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсе;
- Татарстан Республикасы Экология министрлыгының кайнар линия +7(843)267-68-67 телефон номеры буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы;
- WhatsApp/Telegram ярдәмендә +7(987)216-97-79 номеры буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз