Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Р. Халимдаров: “Синтетик наркотиклар наркобазардан героинны кысрыклап чыгара, ләкин героинның “кайту” ихтималы юк түгел”
Россия эчке эшләр органнары системасында эшли торган наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору подразделениеләре бүген 20 еллыгын билгеләп үтә

Шушы вакыйга уңаеннан, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4 нче оператив эзләү часте башлыгы Руслан Халимдаров (фотосурәттә уртада) Казанның МОСПО - хокук саклау органнарына ярдәм буенча яшьләр берләшмәсенә кергән 2,4 мең егет һәм кызның наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә хокук сакчыларына һәртөрле ярдәм иткән һәм иң активлардан булган өчесенә Рәхмәт хатлары тапшырып, яшьләрне алга таба да тыгыз хезмәттәшлектә булырга чакырды. Бу студентлар, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, әхлак ягыннан ышанычлы булулары өстенә, укудан бушаган вакытларында, хәтта төнлә дә законлылык сагында торалар, чөнки яшьләр булган һәр урында, шул исәптән төнге клубларда да алар үз кеше, дип белдерде Р.Халимдаров.
Татарстан эчке эшләр органнары тарафыннан быел 10 айда наркотик матдәләргә бәйле 2,3 меңнән артык җинаять ачыкланган һәм бу республиканың хокук саклау органнары теркәгән наркоҗинаятьләрнең 65 процентын тәшкил иткән, наркотик сатуның исә 1198 очрагы теркәлгән. Соңгы 5 елда наркобизнеска мөнәсәбәтле оешкан җинаятьчел бергәлеккә кергәннәргә карата РФ Җинаять кодексының 210 нчы маддәсе буенча 4 җинаять эше судларга әзерләп тапшырылган, инде тагын берсе әзерләнә.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быел республикага наркотик ташыла торган 16 зур канал ябылган, шуларның 1се Ираннан, 3се Казакъстаннан һәм 1се Литвадан кадәр юл алган булган. Илебездә соңгы елларда төп наркотик китерүче Кытай булса, хәзер Мәскәү үзәк ролен башкара. Законсыз әйләнештән соңгы 10 айда 122 килограмм наркотик һәм психтроп матдә тартып алынган, шуларның 5 килограммы синтетик юл белән ясалган. Спайс ишеләр, синтетик наркотиклар хәзер наркобазардан героинны кысрыклап чыгара: 2008 елда кулланылыштагы наркотикларның 70 процентын героин тәшкил итсә, хәзер 8 процентын гына, ләкин, 2012 елның 1 июленнән составында кодеин булган даруларны рецепт буенча гына саттыру турындагы федераль закон үз көченә кергәч, героинның янә колач алу ихтималы юк түгел дип саный Р.Халимдаров. Татарстанда исә андый закон хәзерге вакытта эшләсә дә, очсыз наркотик кулланучылар тирә-яктагы төбәкләрдәге даруханәләргә сукмак салу әмәлен тапкан.
Май ахырыннан октябрь ахырына кадәр арада уздырылган “Мәк” операциясе кысаларында наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 862 җинаять ачыкланган һәм 605 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, 20 гектардан артык гомуми мәйданда шаулап үскән 237 урында 77 килограмм наркотиклы үсемлек юк ителгән. Профилактик чаралар барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 78 наркопритонны яптыра алган, наркотикларга нисбәтле төрле административ хокук бозулар буенча 3,7 меңнән артык протокол төзелгән һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз