Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Халимдаров: ”Наркотик сатучылар кара эшен контактсыз юл белән башкаруга өстенлек бирә”
Бу схема Татарстанга Санкт-Петербургтан килгән
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта наркотик сатучылар кара эшен контактсыз юл белән башкаруга өстенлек бирә, шушы юнәлештә төрле схемалар уйлап таба.
Татарстанда шушы юл белән наркотик матдәләр сатучылардан бөгелмәле 12 кеше тотылды: барысы да оешкан җинаятьчел төркемгә (ОПГ) керә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара, аларга карата Россия киңлегендә беренче тапкыр буларак Татарстанда РФ Җинаять кодексының 210 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип белдерде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4 нче оператив эзләү часте башлыгы Руслан Халимдаров. Шул хакта шәрехләп, ул түбәндәге мәгълүматлар китерде.
Әлеге татарстанлылар эшне хокук сакчылары кулына берьюлы зур күләмдә наркотик эләкмәслек итеп оештырган. Әйтик, наркотик граммлап кына сатыла, сатучы сатып алучыны күрми, акча белән алыш-биреш тә банк аша йөртелә, ягъни контактсыз схема (аны 4 телефон схемасы дип тә йөртәләр) кулланыла. Бу очракта Бөгелмә территориясендә, әйтик, 15 наркотик сатучы таратучыга, наркотик алырга теләсәң, фәлән номерга шалтырат, бәясе фәлән, сыйфаты 100 процентлы гарантияле, көненә 10 граммнан артык сатсаң, 2-3 гр бонус аласың, дигән SMS-хәбәр килә. Наркотик таратучы ризалыгын белдереп SMS җибәрә, 2-3 минуттан наркотик күләме турында сорап хәбәр җибәрелә, килешкәч, терминал аша фәлән телефон номерына акча салырга кушыла, аннары 5-7 минуттан кайсы адрес буенча наркотик алырга тиешлеге турында SMS-хәбәр килеп ирешә, тегесе исә барып ала, куелган товар югалмасын өчен, аны читтән икенче берсе күзәтеп тора.
“Дөресен әйтик, хәзер наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш алып баруы авыррак, ләкин кызыклырак, чөнки кем белән эш йөрткәнебезне белмибез, фәкать телефон номеры гына кулда була”, - ди Руслан Халимдаров һәм җинаятьтә шиклеләрнең телефоннан аралашуларын тыңлап торуларын, SMS-хәбәрләре белән танышып баруларын яшерми, дөрес, бу бары суд рөхсәте белән генә эшләнә, ди ул.
Шул рәвешле, наркотик таратучының наркотик сатасына 100 процент гарантия бар, шулай ук вәгъдәләнгән бонус та вакытында бирелә бара. Санап карасаң, граммлап сатып та, көненә уртача 120 мең сум керем алалар. Бердән шунысы гаҗәпләндерсә, икенчедән, Бөгелмәлеләрне наркотикларның кайдалыгын хәбәр итеп торучы Казанда яши булып чыкты, шул рәвешле, Казан, Уфа, Түбән Новгородта яшерен урындагы (ул почта әрҗәсе, гараж янындагы урын да булырга мөмкин) наркотикның кайдалыгын Мәскәүдән торып та хәбәр итәргә мөмкиннәр, дип сер пәрдәсен ачты Р. Халимдаров. Бу схема исә Санкт-Петербургтан безгә килеп ирешкәнлеге билгеле.
Шушы эш буенча тикшерүләр алып бару барышында SMS җибәреп торган диспетчер фатирына кереп, бик очсыз бәядән 184 кесә телефоны, 500дән артык сим-карта табылды, ләкин 1 генә гр наркотик та юк. Телефон сатыла торган кибетләр, банкларның куркынычсызлык хезмәтенекеләр дә ярдәм итә, чөнки банкоматларда видеокүзәтү алып барыла, ә акча салдыручылар фәкать төнлә генә кыңгыр эше буенча килә, ди ул. Тоткарланган 12 кешенең бүген 4се хокук сакчылары белән хезмәттәшлек итә. Аларның аена 8 млн. сумга кесә калынайтуы билгеле. Шундый ук Түбән Кама, Чаллы, Алабугада шундый ук система кулланыла, дип кисәтте Руслан Халимдаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз