news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Хәбибуллин янгын хезмәте ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россиянең янгын сагына 364 ел тула

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Россиянең янгын сагына 364 ел тула. Россия ведомство җитәкчесе – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе янгын хезмәте көне белән котлыйм. Торак пунктларында, икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә янгыннар һәм аларда һәлак булучы кешеләр санын киметүгә ирешә алабыз.
2012 елда Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм респулика Хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр башлыклары ярдәме белән янгын чыгуны кисәтү системасын камилләштерү, алдынгы технологияләрне кертү һәм ирекле янгын сагын торгызу буенча зур эш башкарылды.
Күзәтчелек-кисәтү эшчәнлегеннән башка янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә тотрыклы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары да янгынга каршы эш алып бара. Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата максатчан һәм таләпчән булулары өчен хөрмәткә лаек.
Бу бәйрәм көнендә һәрберебез хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләрен искә алырга тиеш, алар үз гомерләре бәрабәренә башка кешеләр тормышын саклап калган.
Хөрмәтле ветераннар! Сезгә яшьләргә тапшырылган тәҗрибәгез, янгыннарга каршы көрәш эшен бирелеп башкаруыгыз өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Бәйрәм көнендә меңләгән хезмәткәрле коллективка һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек бәхет, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар, профессиональ осталык телим!”, - диелгән котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot