news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Гыйльманов: «Соңгы вакытта ришвәт бирүчеләр арасында көндәшлек бара»

Татарстанда коррупция мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупцияне бетерүгә каршы эшчәнлеге буенча брифингта министр урынбасары шулай дип белдерде

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда коррупция мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупцияне бетерүгә каршы эшчәнлеге буенча эше турында үткәрелгән брифингта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һәм ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов аңлатма бирде. Журналистлар белән очрашуда, шулай ук, ТР буенча ЭЭМның үз куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Вәлиуллов та катнашты.

 Министр М.Сафиуллин чыгышында, коррупциягә каршы «Transparency International» халыкара оешмасы мәгълүматлары буенча, 180 ил арасында Россия 2008 елда, 10 баллы шкалада 2,1 балл белән, 147 нче урында, ә 2007 елда Россия 143 нче, 2006да 121 нче урында иде, дип белдерде.

 «Татарстанда коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы эшчәнлек барышында аның үзгәреше» темасын ачып, министр, Президент Минтимер Шәймиев йөкләмәсе белән, 2005, 2007, 2009 елларда халыкның коррупция турында фикерен өйрәнү буенча социологик тикшеренүләр үткәрелүен искәртте. Нәтиҗәдә, ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге һәм Татарстанстат белән берлектә былтыр ноябрь-декабрь айларында икътисади эшчәнлекнең төрле өлкәләренә караган 250 эшмәкәр арасында сораштырулар үткәрелгән.

Җыеп кына әйткәндә, ришвәтне барысы да бирә һәм бу шулай кабул ителгән дип санаучылар 2009 елда арткан – 22,3 процент (2007 елда – 18,0 процент), ришвәт бирүчеләрнең 72 проценты аны акчалата бирә, калганнары, бүләк, ниндидер хезмәт күрсәтү һ.б. юл белән хәл итә. Ришвәт суммасы 1 мең сумга кадәр булганы сизелерлек кимегән – 37,7 процент (2007 елда – 61,4 процент), аның каравы, күбрәк суммага булганы арткан: 5 мең сумга кадәргесе – 34,8  процент (2007 елда – 27,8 процент), 50 мең сумга кадәргесе – 23,6 процент (2007 елда – 9,2 процент). Министр китергән мәгълүматларга карасак, ришвәт биргәндә 80,6 процент (2007 елда – 77,0 процент) арадашчылардан файдаланмый, ягъни  мондый эшне үзе башкара һәм 53,3 процент (2007 елда – 63,3 процент) очракта ришвәт бирү эшендә үзе инициатива белән чыгуын таный.

Татарстанда бизнес үсешен тоткарлый торган сәбәпләр буларак сораштырылган эшмәкәрләрнең 59,4 проценты салымнарның югары булуын һәм 50,3 процент икътисади тотрыксызлыкны, 26,4 проценты кырыс көндәшлекне, 23,3 проценты түрәләр арасындагы коррупцияне, 20,4 проценты тикшерүче органнарның эшчәнлеген атый. Соңгы елны коррупцион вазгыятькә 76,8 процент эшмәкәр бөтенләй дә эләкмәгән; андый кыңгыр эштә үзенең катнашканлыгын 23,2 проценты таный һәм шуларның 42,5 проценты ришвәт биргән, 57,5 проценты аннан баш таркан.

Әлеге социологик тикшеренүләр шундый нәтиҗә чыгаруга нигез биргән. Россиядә һәм Татарстанда коррупциянең төп сәбәпләре төрле: түрәләрнең керемнәре һәм чыгымнары тиешле дәрәҗәдә контрольга алынмаганлык - 66,0 процент (2007 елда – 63,8 процент шундый фикердә) эшмәкәр шулай дип саный, түрәләрнең хезмәт хакы түбән булу – 34,0 процент (2007 елда – 35,5 процент), коррупция буенча тотылганнарга карата җәзаның йомшак булуы – 33,6 процент (2007 елда – 34,5 процент).

Министр урынбасары Рафаил Гыйльманов сүзләренчә, ришвәт алган өчен 2-3 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган, кагыйдә буларак, җәза шартлы рәвештә генә бирелә һәм бу ришвәт суммасына карый. Коррупциягә бәйле җинаятьләр буенча соңгы 5 елны алсак, 2006 елда кискен «сикереш» күзәтелгән. «Соңгы вакытта ришвәтләрнең уртача суммасы арта, хәтта ришвәт бирүчеләр арасында көндәшлек бара. Ни үкенеч, эшмәкәрләр анкета тутырганда чын дөреслекне язмый. Ришвәт таләп итүчеләр турында аларның 90 проценты хокук саклау органнарына мәгълүмат бирүдән баш тарта, ә сәбәпләре төрле, төп сәбәп – ришвәт законсыз юл белән эшмәкәрләрнең мәсьәләләрен тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип белдерде ул.    

news_right_1
news_right_2
news_bot