news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Гайнетдинов:“Ялган исерткечләрдә бөтен Менделеев таблицасы элементларын очратырга мөмкин

Белгечләр бигрәк тә Краснодар, Ставрополь, Германиядән һәм Болгариядән килгән шәрабләр һәм коньякларны сатып алудан тыелырга чакыра. Аларның составында ясалма буяулар табылган

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Зарарлы булмаган исерткеч эчемлекләр юк. Исерткеч – ул начар һәм бик начар була. Әгәр без легаль продукт турында сөйлибез икән – ул начар, әгәр легаль булмаган продукт хакында сүз алып барабыз икән – ул бик начар. Алга таба нәрсә эшләргә дигәндә, хөкүмәтебезнең, Дәүләт Думасының катгый чаралар күрүен көтәргә кирәктер. Алкоголь белән бәйле сәясәткә югары дәрәҗәдә катышу гына вәзгыятьне тамырыннан үзгәртергә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар булып дәүләтнең алкоголь җитештерүгә, сатуга һәм урнаштыруга тулысынча монополия кертү, законнар бозучыларны җаваплылыкка тартуны катгыйлаштыру, легаль алкогольгә акцизларның артуы һәм акцизларның бер өлешен исерткечләргә каршы профилактика алып бару һәм наркологик ярдәм күрсәтүне яхшыртуга җибәрү кебек алымнар торырга мөмкин. Бөтен цивилизацияле дөнья шулай эшли”, - дип белдерде бүген Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ялган исерткеч эчемлекләргә һәм бутыльләргә тутырылган сыйфатсыз судан саклану чараларына багышланган матбугат очрашуында.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек башлыгы Татьяна Федорова хәбәр иткәнчә, республикада, контрафакт продукциягә һәм исерткеч эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш алып бару максатында, ведомствоара ике комиссия төзелгән. Комиссия әгъзалары теге яки бу оешманы тикшереп кенә калмыйча, кимчелекләрне бетерү нисбәтендә күрсәтмәләр дә биргән. “Без эшкуарларны бизнеска башка күзлектән карарга мәҗбүр иттек”, - дип белдерде ул. Шулай ук иҗтимагый оешмаларны контрафакт продукция кертүгә каршы көрәшкә чакырды.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Наилә Фәтхуллина сүзләренчә, республикада су җитештерү белән 33 юридик зат шөгыльләнә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларга 26 400 сум күләмендә штраф салынган. “Живая вода” оешмасын күрсәтмәләрне мәҗбүри рәвештә үтәтергә туры килгән. Күпчелек очракта суны тутыру технологиясе бозылу ачыкланган. Н.Фәтхуллина сүзләренчә, хәзерге вакытта су җитештерүче оешмалар дәүләт теркәвен узарга тиеш.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Рөстәм Арсланов хәбәр иткәнчә, 2008 елда – җирле сулар, 2009 елда читтән кертелгән сулар тикшерелгән, нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булмаган. Минераллаштыру һәм суның катылыгы, составы этикеткадагы язуларга туры килмәве сораулар тудырган. Рөстәм Арсланов халыкка җирле суларны кулланырга киңәш итә, чөнки алар даими рәвештә тикшерелеп тора. Кавказ төбәгеннән китерелә “Ессентуки” суының 70 проценты ялган булуы җирле суларны эчәргә этәрә.

Исерткеч эчемлекләргә килгәндә, быел токсикологик тикшерүләр исерткеч һәм аның суррогатлары белән агулануның 1912 очрагын ачыклаган. Бу, 2008 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 23 процентка кимрәк. Республиканың бигрәк тә Әгерҗе, Чүпрәле, Лениногорск районнарында, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә хәл кискен тора, ә үлүчеләр саны буенча Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск кебек төбәкләр – алдынгы урыннарда. Шунысын искәртеп китәргә кирәк: ялган исерткеч эчемлекләр белән агулану очраклары республиканың башка территорияләр –Башкортстан, Удмуртия кебек республикалар, Самара белән чиктәш булган районнарында еш күзәтелә.

Нигездә 35-45 яшьлек ир-атлар күпләп агулана. Гомумән алганда, зыян күрүчеләрнең 45 проценты – эшсезләр, 30 проценты - пенсионерлар, 0,3 проценты – яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары да бар.

Лаборатория шартларында алып барылган тикшерүләр күрсәткәнчә, читтән кертелгән исерткеч эчемлекләрнең дә сыйфаты мактанырлык түгел. Белгечләр бигрәк тә Краснодар, Ставрополь, Германиядән һәм Болгариядән килгән шәрабләр һәм коньякларны сатып алудан тыелырга чакыра. Аларның составында ясалма буяулар табылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Ренат Гайнетдинов сүзләренчә, ялган эчемлекләрдә Менделеев таблицасының бөтен элементларын очратырга мөмкин. Хокук саклау органнары “Алкоголь” акциясе кысаларында республикага легаль булмаган юл белән исерткеч эчемлекләр алып керүне тоткарлый. Бу нисбәттән 600 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 924 көмешкә куу очрагы ачыкланган. Агымдагы елда легаль булмаган юл белән исерткеч эчемлекләр алып керүгә бәйле җинаятьләр 43 процентка арткан. Чит төбәкләрдән алкоголь кертүнең 14 очрагы ачыкланган. Аның җидесе Самара эшмәкәрләренә туры килә. Күп очракта ясалма федераль акциз маркалары куллану күзгә ташлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100