news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан, Казанда гаилә кыйммәтләрен саклау турында сөйләшәчәкләр

Чарада гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору һәм аерылышу (талак) мәсьәләләрен кузгаталар.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Галиев мәчетендә мөселман дөньясындагы иң күркәм кичәләрнең берсе – Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан "Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Мөфтияттән караш" дип исемләнгән түгәрәк өстәлгә чакыра. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарага җыелучылар гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору һәм аерылышу (талак) мәсьәләләрен кузгатачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Рәгаиб кичәсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакытыдыр. Нәкъ менә шушы кичәдә, ягъни Рәҗәп аеның беренче җомга кичендә Әминә балага уза һәм бу барча галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәреләчәк олуг пәйгамбәрнең бу дөньяга килүенә сәбәп була. Бүгенге вәзгыятьтә Рәгаиб кичәсе никах һәм аның асылы турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки мөселман гаиләләре арасында да аерылышучылар санының кимемәве өммәтебезне борчуга сала.

Бүгенге көндә Татарстанда мөселман гаиләләрен ниләр борчый? Гаилә институтын ныгыту өлкәсендә Диния нәзарәте нинди эшләр башкара? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үз фикерләрен җиткерәчәк. Сорауларга шулай ук "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" һәм "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмәләрен эшләп чыгарган ТР Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев җавап бирәчәк.

Түгәрәк өстәлдә Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, иҗтимагый оешма һәм мөселман таныштыру үзәкләре вәкилләре, журналистлар катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100