news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татарларда Мәүлид бәйрәме традицияләре бик көчле булган

Элеккеге рәвештә аның әлегә кадәр торгызылганы юк.

(Болгар, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Татарларда Мәүлид бәйрәменең традицияләре бик көчле булган, ди Болгар ислам академиясенең ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Дөрес, элек, аның сүзләренчә, бу бәйрәм башкачарак билгеләп үтелгән. Бу хакта ул Болгар ислам академиясендә Мәүлид бәйрәменең төп тантанасы башланыр алдыннан сөйләде.

Быел Мәүлид бәйрәме беренче тапкыр Болгар ислам академиясендә уздырыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм узган елларда Ак мәчеттә уздырылып килде.

"Болгар академиясе төзелеп бетеп, ул эшли башлагач, Мәүлидне биредә уздырырга булдык. Ак мәчеткә караганда монда кунакларны сыйдыру мөмкинлеге дә зуррак. Залда 700гә якын кешене җыярга мөмкин, вәгазьләрне утырып тыңлау мөмкинлекләре дә бар. Шуңа быел беренче мәртәбә ул Болгар ислам академиясе бинасында уза. Татарстан Диния нәзарәте Мәүлид бәйрәмен уздыру буенча зур эш алып бара. Бөтен мәчетләр хәзер Мәүлид бәйрәмен үткәрә. Чөнки бу татар халкының бик мөһим традицияләренең берсе", – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ректор билгеләп үткәнчә, татарларда чыннан да Мәүлид бәйрәменең традицияләре бик көчле булган. Элек ул нигездә өйдә узган. Күбрәк анда хатын-кызлар катнашкан. Аның үз тәртибе, үз сценарие булган.

"Хәзер ул традицияләрне торгызу турында хыялларым бар. Элеккеге рәвештә аның әлегә кадәр торгызылганы юк. Бүген үл мәчетләрдә уздырыла, билгеле. Әмма үзебездә ничек кабул ителгән – шулай уздырсак, тагын да күңеллерәк булыр иде", – дип хыяллары белән уртаклашты ректор.

Бәйрәм башында Төркиянең танылган Коръән хафизы Исхак Даныш Коръән укыды. Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100