news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татар дин белгечләренең чит илдәге хезмәтләре өйрәнелмәгән

Татар дин белгечләренең хезмәтләрен мөселман илләре китапханәләреннән эзләргә кирәк, дип исәпли Болгар ислам академиясе ректоры.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Татар дин белгечләренең чит илдәге хезмәтләре өйрәнелмәгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татар дин белгечләренең чит илләрдәге хезмәтләре бүгенге көндә өйрәнелмәгән диярлек. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтте.

“Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да, безнең проректор Рөстәм Нургалиев та Мәдинә шәһәрендә булганда (анда элек "Казан" мәдрәсәсе иде), безнең мирасның шактый күп китаплары булган китапханә тапканнар. Әлеге хезмәтләр күчереп язылган, хәзер без аларны төп нөсхә белән күпме дәрәҗәдә туры килүен чагыштырачакбыз”, - диде Мөхәммәтшин.

Татар дин белгечләренең чит илләрдәге хезмәтләрен шулай ук Төркия, Иран һәм башка мөселман илләреннән эзләргә кирәк, дип исәпли Болгар ислам академиясе ректоры.

“Шәхси коллекцияләрдә күп нәрсә сакланган. Чөнки мәшһүр дин белгечләре, шул исәптән Мөхәммәд Рәмзи һәм Муса Бигиев, алар бит миграциядә булган, чит илләргә чыккан. Бик кызыклы әйберләр саклангандыр, дип уйлыйм. Кызганыч, бу яклап бернинди системалы эш юк”, - дип өстәп әйтте Рәфыйк Мөхәммәтшин. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot