news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Совет чорының укыту методикасы ияреп килде

Россия Ислам университеты ректоры Совет чоры методикасының төп кимчелекле ягын атады.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Совет чорының укыту методикасы ияреп килде
Солтан Исхаков

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин фикеренчә, Совет чорының телне белдермәү методикасы бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән. Аның сүзләренчә, татар теле методикасы да иске традиция буларак укытылган. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Сер түгел, Совет чорында телләрне өйрәткәндә грамматиканы төяп, чит телгә мәхәббәт уяту урынына, чит телдән ничек итеп котылырга икән, дип укыталар иде. Без 5-10 сыйныфларда чит тел өйрәндек, әмма ул вакытта чит телне белгән кеше булмады. Ул үзенә күрә, чит телне белмәсеннәр, чит илгә чыгу турында уйламасыннар, дигән сәясәт булгандыр инде. Ул шуңа корылган методика», — дип аңлатты ул.

Рафыйк Мөхәммәтшин яңача өйрәтү телгә мәхәббәт уята алмаска да мөмкин, әмма кызыксыну уята ала дип саный. «Татар теле методикасы хәзерге заманда четерекле мәсьәлә. Мәктәпләрдә аның бик иркен укытылган вакытлары булды. Мәскәү Кремле уздырган тел сәясәтен генә гаепләп калу дөрес булмас. Үзебездә дә гаеп зур иде, чөнки тел Совет чорыннан калган методика буенча укытылды, шуңа күрә телдән читләштерү дә булды», — ди ул.

  • Искәртеп үтик, беренче октябрьдән башлап Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары башланачак. Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак.

«Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм „Хозур“ нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак», — дип искәртте ректор.

Интенсив курс программасы татар теленең cөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100