news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин Путинга бүләк ителгән туграның мәгънәсен аңлатты

Тугра – дини символ түгел, ул дәүләт белән идарә итүчеләрнең тамгасы.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Путинга бүләк ителгән туграның мәгънәсен аңлатты
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга бүләк ителгән туграның мәгънәсен аңлатты. Ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә туграны Россия ислам институтының каллиграфия бүлеге мөдире Рамил Насыйбуллов ясаганын әйтте.

Рәфыйк Мөхәммәтшин хаким туграсы бүләк итү идеясе ислам институтыннан булганын белдерде. “Туграны эшләү мөмкинлеге бар, дип тәкъдим иттек, ул идея хупланды, һәм тугра бүләк ителде”, - диде. Ректор әйтүенчә, туграның эченә Владимир Владимирович Путин дип язылган. Тышындагы бизәгендә дә, шулай ук исеме язылган. Рәфыйк Мөхәммәтшинда Борис Ельцинга тугра бармы-юкмы икәнлеге хакында төгәл мәгълүмат юк.

Әңгәмәдәш аңлатуынча, рәссам туграны компьютерда ясый. Аннары махсус программа ярдәмендә, станок рәсемне алтын йөгертелгән җепләр белән чигеп, бәрхет тукымага төшерә. “Тугра – ул дини символ түгел, ул дәүләт белән идарә итүчеләрнең тамгасы. Ул мөселман дәүләтләрендә генә таралган, дип уйларга кирәкми. Чыганакларда XVI гасырда – Россия патшалары мөселман илләре белән мөнәсәбәтләр кора башлагач, беренче туграларның булуы билгеле. Петр Беренчегә кадәр ул патшаларның күбесендә булган. Мөселман илләренә хатлар язганда, бер ягына ике башлы бөркетне куйсалар, эчке ягына шул туграны куйганнар”, - дип аңлатты Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“Без Путинга бүләк иткән тугра ул – классик жанрның бөтен нокталарына таянып эшләнгән тугра, андый тугра, мөгаен, бүләк ителмәгәндер дип уйлыйм, чөнки Россиядә аны Рамил Насыйбуллов кебек җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен белеп, классик традицияләргә таянып ясаучылар юк дип әйтергә була”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ректор туграны ясау күп вакыт сорый торган эш булуын белдерде. “Иң мөһиме, әлбәттә, кул белән язып чыгу, бер көндә генә эшләнә торган эш түгел, шактый озак эшләнә торган әйбер. Иҗат эше бит ул тиз генә автоматик рәвештә башкарыла торган эш түгел, аның формасы классик булса да, үзгәрмәсә дә, эчтәлеге, әлбәттә, авыр. Шуңа күрә аны эшләү өчен бер ай вакыт китүе мөмкин, һәрхәлдә, бер ай эчендә, бәлки, тизрәк эшләргә дә мөмкин, ләкин ул - бик четерекле иҗади эш. Рәсем программага кертелгәч, аны станокка күчергәндә хаталар булуы мөмкин, шуңа күрә эшләүче, һичшиксез, бөтен процессны карап торырга тиеш инде”, - диде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, Владимир Путин бүләкне зур кызыксыну белән караган. “Бүләк барыбыз да шунда бергә утырганда тапшырылды. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: “Тугра ул – мөһер, аны дипломатик документларга сукканнар, Сезнең өчен дә - ул символик бүләк” дигән сүзләр белән аңлатып бүләк итте. Владимир Путин туграны бик зур кызыксыну белән карады”, - диде әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100