news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мишәрләр, Себер татарлары дип бүлү - уен ул

Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Халык санын алу турында үз фикерен җиткерә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Мишәрләр, Себер татарлары дип бүлү - уен ул
"Татар-информ" архивы

Җанисәп проблемасы - ул күптәннән килә торган проблема. Татар-башкорт проблемасы да шушы җанисәп белән бәйле иде. Башкортлар татарларга караганда азрак булганнар. Башкортлар титуллы милләт булу өчен бик күп татар авылларындагы татарларны башкорт дип яздырганнар. Бу аяныч мәсьәлә хәзер дә бар.

Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә хәл ителсен өчен, татарларга үзләренең татарлыкларын, милли аңын күрсәтергә кирәк.

Халык санын алу вакытында һәркем документларда үзенең кайсы милләт булып язылуына игътибар итәргә тиеш. Татарлар шул очракта үзләрен татар итеп күрсәтә алачак.

Россиядә сан буенча татар милләте икенче урында тора. Әлеге позицияне һич тә югалтырга ярамый. Бу мөһим. Россия тарихында гасырлар буе татарлар зур роль уйнаганын онытырга ярамый.

Мишәрләр, Себер татарлары дип бүлү - ул уен. Бу да күптәннән бара инде. Халык санын алу вакытында да әлеге уен дәвам итәчәк. Минем фикеремчә, без бердәм һәм бер уйда булсак, үзебезне татар дип яздырсак, саннарны киметү очраклары да азрак булыр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot