Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Минем буын – совет чорындагы иң бәхетле буынның соңгысы
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Дөнья – ахирәтнең игене, яки "Нарыш җәүһәрләре” китабын тәкъдим итү чарасында катнашты.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үз буынын “Совет чорында яшәгән соңгы бәхетле буын” дип атады. Ул, фикерен куәтләп, үзенең биш вакыт намазлы әби-бабай тәрбиясендә үсүен искә алды. “Бездән соң биш вакыт намазлы әби-бабай традицияләре бетте. Дини традицияләребез унҗиденче елларда түгел, алтмышынчы-җитмешенче елларда әкренләп бетә барып, шуннан соңгы егерме ел эчендә юкка чыктылар. Бездә революциядән соң татарларда дин юк дәрәҗәсенә төшкән, шуңа да дини традицияләребез юкка чыккан дигән фикер яшәп килә. Бу дөрес түгел”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ул үз фикерләре белән Татарстан Фәннәр академиясендә үткәрелгән “Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре” исемле китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасында уртаклашты.
Искәртеп үтәбез, совет чоры дин әһеле Исмәгыйль Сәлимшинның әдәби мирасы – сугыш көндәлекләре, хатлары, вәгазьләре һәм шигырьләре тупланган китапны аның нәсел дәвамчылары бастырып чыгарган.
“Бу китапта совет чорында яшәгән мөселман дин кардәшебезнең сугышка мөнәсәбәте чагыла. Мин, дин өлкәсе белән шөгыльләнгән кеше буларак, икенче якка игътибар иттем. Без революциядән соң татарларда дин юк дәрәҗәсенә төшкән, шуңа дини традицияләребез юкка чыккан дигән фикер яшәп килә. Китаптан Исмәгыйль Сәлимшинның алтмышынчы-җитмешенче еллардагы вәгазьләрен укысак, безнең бөтен традицияләребез ачык күренә. Шуңа күрә совет чорында дини традицияләребезне дәвам итүче шәхесләребез булган, дибез. Әлеге китап бу нәселнең традиция җепләрен югалтмавын күрсәтә, - диде ислам дине галиме Рәфыйк Мөхәммәтшин. - Мулла булган нәселләрнең дә күбесе ул традицияләрне югалтып бетергәннәр. Исмәгыйль Сәлимшинның нәсел дәвамчысы Айдар Шаһимәрдановның шушы юнәлештә эш алып баруы, Ислам икътисады өлкәсендә эшләве бик яхшы”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз