news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфыйк Мөхәммәтшин кабат Россия ислам институты ректоры итеп сайланды

Бүген Россия ислам институтын гамәлгә куючылар советы утырышы үткәрелде.

Бүген Россия ислам институтын гамәлгә куючылар советы утырышы үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Җыелышта   Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөфтиләр советы вәкиле Шамил Кашаф, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер һәм ислам өйрәтүләре бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Дамир Шаһавиев катнашты.

Белгәнебезчә, Россия ислам институты Уставы буенча институт ректорын учредительләр советы билгели. Бүген утырыш барышында сүз Рәфыйк Мөхәммәтшинны РИИ ректоры вазыйфасына кабат сайлау турында барды. Бу тәкъдим бертавыштан хупланды. Шулай итеп, Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин 5 елга ректор итеп сайланды.

Шулай ук җыелышта катнашучылар институтның 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot