news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН. Исламда татар юнәлеше

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН. Исламда татар юнәлеше

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН
Исламда татар юнәлеше

Рәфыйк Мөхәммәтшевич, Татарстанда исламның яңарышы нәрсәдә чагыла?
1990 нчы еллар башыннан без Татарстанда ислам яңарышы дип сүз алып барабыз. Әмма вакыт үткән саен яңарыш сүзе мине шик астына куя башлады, чөнки яңарыш инкыйлабка кадәр булган традицияләрне кире кайтару дигән сүз бит. Ә бүген ул традицияләр кире кайта дип түгел, Исламның җәмгыятькә әйләнеп кайтуы дип әйтсәк төгәлрәк булыр. Татарстанда, чыннан да, дингә кайту процессы бара: 1992 елны Диния нәзарәте оешты, хәзер 1100гә якын мәхәллә эшләп килә, 9 дини уку йорты бар, аларда меңнән артык шәкерт укый. Дөрес, шунысын да ассызыклап үтәсе килә: бүген исламның әйләнеп кайтуының тышкы формасы гына, чөнки дин халыкның милли аңына революциягә кадәрге кебек үк үтеп керде дип әйтеп булмый. Киресенчә, исламга ниндидер комплиментар мөнәсәбәт формалашты. Социологик тикшеренүләргә караганда, республикада татарларның 80 процентка якыны, шул исәптән яшьләр дә, үзен мөселман дип санаса да, йолаларны төгәл белеп үтәүчеләр 4 процент кына. Инкыйлабка кадәр чорда исә, татарлар яшәешләрен мөселманлыктан башка күз алдына да китерә алмаганнар.

Исламның татарлар арасында үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
Бүген Татарстанда исламның йөзе нинди икәнен билгеләү читен. Диндә милли төсмер эзләү мәгънәсезлек дип әйтүчеләр дә бар, ләкин алар ислам тарихын, милләт тарихын белмәүче кешеләр дип әйтер идем. Исламның төсмерләре бик күп. Дин бер төбәккә үтеп керү, таралу белән теге яки бу халыкның гореф-гадәтләр системасы юкка чыкмый, ул дингә йогынты ясый. Болгар дәүләтенә ислам тыныч юл белән үтеп керә, шуңа да аңа яраклашу шактый озакка сузылган процесс, җирле үзенчәлекләр, һичшиксез, сакланып калган. IX гасырда бабаларыбызның икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре Урта Азия белән турыдан туры булган һәм Болгарга хәнәфи мәзһәбе үтеп кергән. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Фадлан бирегә килгәч, беренче кичтә үк азанны ишетеп, үзенчәлекләренә аптыраган. Бу чорда мәзһәбләр тиешенчә урнашып бетмәгән, мәзһәбләр алыштыру гадәти хәл булган. Идел буенда хәнәфи мәзһәбе исламның төп үзенчәлекләрен билгели. Ислам диненең либеральлеге шушы хәнәфи мәзһәбеннән килә. Идел буенда Исламның тагын бер үзенчәлеге – аның шактый иртә, 16 гасырның икенче яртысында ук христиан дөньясына үтеп керүе. Ислам дине татарлар арасында үзенең интеллектуаль-потенциаль мөмкинлекләрен ачарга тырышкан. Шуңа күрә җәдитчелек проблемалары турында сүз алып барганда шушы факторны күздә тотарга тиешбез. 16 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр ислам дөньясы шактый кризис кичерә, татарлар шушы кризис халәтеннән чыгу юлларын эзләгәннәр, кайбер юлларын тапканнар дип әйтергә мөмкин.

Соңгы елларда җәдитчеләр дип кемнәр генә аталмый. Җәдитчелек һәм кадимчелек каршылыгы турында аңлатыбрак сөйләсәгезче.
Чыннан да, кадимчелек-җәдитчелек проблемасы булган, булачак һәм булырга тиеш, чөнки дингә мөнәсәбәт төрлечә. Халыкның төрле катламы динне төрлечә кабул итә. Гади халык динне, беренче чиратта, йолаларны җиренә җиткереп үтәү дип кабул итә, зыялылар диннән тирән мәгънә эзли. Бүген җәдитчелекнең нәрсә икәнен аңлатып бирә алганыбыз юк әле, кемдер аны татар исламы дип сөйли, кайберәүләр мәгариф системасында үзгәртеп корулар дип кенә саный. Мина калса, бу - дөрес түгел. Минем өчен җәдитчелек дин чагылышы гына түгел, беренче чиратта - идеология. 19 гасырда татар җәмгыятенә алга үсү кирәк була, чөнки бу вакытка ул бар яктан да баткаклыкка кереп баткан була: 16 гасырның икенче яртысында мәчетләр җимерелә, дин әһелләре юкка чыгарыла. Динне саклап калу өчен мөмкинлекләр кими, зыялылар да булмый. Җәмгыять үзен саклап калу өчен кабырчык эченә бикләнә. Чыннан да, 16-18 гасырны алсак, шуны күрергә мөмкин: җәмгыять кабырчык эчендә үзен саклап утырган - христианлашудан, рус йогынтысыннан. Ләкин җәмгыять үсәргә тиеш, үсмәсә ул чери, тарала. Шул ук вакытта дин өчен иң мөһиме - фундаменталь нигезләрне саклап калу, ә җәмгыять өчен – үсеш. Шуңа күрә дин һәм җәмгыять проблемасы каршылыклы. Бүген ислам дөньясында барган кризис та, минем аңлавымча, шушы каршылыкны хәл итә алмауда. Европа ул каршылыкны хәл итте, диннең роле рухи өлкә дип билгеләде һәм дөньяви җәмгыять төзеде. Ә ислам дөньясы андый позиция белән килешә алмый. Җәдитчеләр XIX гасырда җәмгыятьне үстерү өчен ислам дине генә җитмәгәнен аңлаганнар, нинди мөмкинлек бар - алар барысыннан да файдаланырга тырышканнар: мәгариф системасы, сәясәт. Җәдитчелек – ислам факторыннан файдаланучы бер идеология, татар җәмгыятен алга үстерүгә юл ача торган идеология дип күзаллыйм. Иң беренче җәдитчеләрдән Шиһабетдин Мәрҗанины атыйбыз, чөнки ул ислам белән бергә милли үзаңны үстерүнең кирәклеген аңлаган. Кадимчелеккә килгәндә, ул – татарлар өчен традиционализм, исламны милләтнең нигезе буларак саклап калырга юнәлдерелгән бер көч. Кадимчеләр традицион җирлекне саклап калган, җәдитчеләр исә төп нигез тирәсенә яңа факторларны туплап, җәмгыятьне үстерергә тырышканнар. Алар капма-каршы булса да, шул ук вакытта бербөтен. Монысы яхшы, монысы начар дип сөйләү дөрес түгел. Алар икесе дә үз вазифаларын башкарганнар.

Бу проблеманы яктырткан хезмәтләр аз….
Әйе, безнең буын – совет чорында формалашкан, ничек кенә теләсәк тә, дөньяга карашыбызны тулысынча үзгәртә алмыйбыз. Бу проблемага эчкә кереп китү кыен. Аннары чыганаклар проблемасы да бар - аларның күбесе гарәпчә. Хәзер гарәпчәне камил белгән яшь галимнәр күренә башлады инде. Бу уңайдан безнең Тарих институтында да шактый яшьләр үсеп килә. Алар илаһият буенча шактый эш башкардылар инде.

Сезнең институт әзерләгән “Антология татарской богословской мысли” дигән серия турында сорыйсы килә. Тиздән кемнәрнең хезмәтләре чыгачак? Аларның нәшер ителү ешлыгы нинди?
Әйтеп киткәнемчә, бүген традицияләрне кайтару төп проблемаларның берсе. Совет чорында интеллектуаль йөзен югалткан примитив ислам була, хәзер исә яшьләр күбрәк Согуд Гарәбстанында укып кайтып, шундагы традицияләрне тарта. Ә менә безнең инкыйлабка кадәр татарларга хас булган традицияләр юк, аларны белгән имамнар юк, татар зыялылары да аларны белми, чөнки алар өчен моны өйрәнү мөмкин булмады. Шушы күзлектән чыгып караганда, сез әйткән серияне Тарих институтында русча чыгара башладык, аның ике китабы (Габденнасыйр Курсави һәм Муса Бигиев хезмәтләре) чыкты инде. 15-16 китап булыр дип уйлыйбыз. Киләсе ел планына Шиһабетдин Мәрҗани, Зыя Камали, Утыз Имәни керде. 4-5 елда шушы зур эшне башкарып чыгарга ниятлибез. Шиһабетдин Мәрҗани дип сөйлибез, ә аның илаһият гыйлеме буенча хезмәтен укыган бер кеше дә юк. Утыз Имәнине реформатор дип сөйлиләр, ул реформатор булмаган – традиционалист. Шуңа күрә әлеге серия зыялыларыбыз өчен дә файдалы булыр иде.

Татарстан зыялылары һәм дин әһелләре арасында үзара аңлашу бармы?
Дин әһелләре белән зыялылар проблемасы ислам яңарышы өчен актуаль мәсьәлә. Дин әһелләренең әле белемнәре җитәрлек түгел. Дөрес, аларга планканы да югары куябыз, алар зыялы булырга тиеш дигән сүз түгел, аларның бер катламы гына чын мәгънәсендә зыялы булырга тиеш. Төп өлеше - 90 проценты мәзһәб нигезендә йолаларны тормышка ашыра белсә дә җиткән. Кызганычка каршы, бүген мөселман зыялылары дигән катлам юк, дөрес, алар әкренләп формалашып килә. Революциягә кадәр, 20 гасыр башында татар зыялылары, нигездә, дини белемле дин әһелләре булган. Бүген, киресенчә, дөньяви зыялылар. Кызганычка каршы, татар зыялыларының дингә мөнәсәбәте примитив-комплиментар дәрәҗәдә калды. Алар диннән читтә, дин турында элементар әйберләрне белмичә дин турында фикер йөртү, шулай эшләсәк дин өчен яхшырак булыр, болай эшләсәк дип сөйләү тискәре күренеш. Инанасың икән, динне ничек бар шулай кабул итәсең, инанмыйсың икән, сине беркем көчләми. Диннең потенциаль-интеллектуаль мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышу яхшы, ләкин икенче яктан бер төк иманың булмыйча, дин турында белмичә сөйләү дә урынлы түгел.

Мәгърифәтле ислам һәм аның вәкилләре барлыкка килү өчен ничә ел үтәр?
Безнең, әлбәттә, дини уку йортлары бар. Россия Ислам университетына өметләр баглыйбыз. Университет татар зыялылары әзерләргә тиеш, калган сигезе дин әһелләре әзерли, алар Россиянең бөтен почмакларына барып имамлык вазифаларын башкарырга тиеш. Әмма менә татар зыялылары катламына үтеп керү, татар зыялыларын дини яктан киңәйтүдә РИУ үз ролен башкарырга тиеш. 1998 елдан эшләп килгән бу уку йортында берничә чыгарылыш булды, әмма чыккан шәкертләрнең саны бик аз, шуңа иҗтимагый фикергә зур үзгәреш кертә алырлык мөмкинлекләр юк әле. Аларның да күбесе имам булып эшли. Шуңа күрә мәгърифәтле, дини һәм дөньяви яктан белемле татар зыялылары кайчан булачагын әйтү шактый кыен.

Кызганычка каршы, хәзер дөньяда ислам һәм экстремизм төшенчәләре тәңгәлләштерелә. Үзәк матбугатта соңгы вакытта ваһһабчылык киң таралды дип язалар. Бу дөреслеккә туры киләме?
Дөресен генә әйткәндә, ваһһабчылык проблемасы шактый катлаулы, аны хәзер бигрәк тә матбугатта гадиләштереп, экстремизмның синонимы итеп калдырдылар инде. Ул Согуд Гарәбстанда XVIII гасырда формалашкан дини сәясәт, бүген шушы дәүләтнең дини сәясәте булып тора. Аны, әлбәттә, ниндидер экстремистик сәясәт димәс идем, ваһһабчылыкның бер үзенчәлеге, ул да булса – моноэтник җәмгыятьтә формалашкан система. Шушы үз кабырчыгы эчендә генә яшәп ятучы дәүләт өчен ярый торган дини идеология дип әйтергә мөмкин. Ләкин ваһһабчылык шушы кысалардан чыккан саен шактый проблемалар тудыра торган идеология. Аның тарафдарлары моноэтник кысадан чыккач, үзләрен башка дин әһелләре, башка халыклар белән үзләрен ничек тотарга икәнен бик яхшы күз алдына китермиләр. Башка җәмгыять өчен кирәк булмаган юнәлешләргә җирлек барлыкка килә. Бүген ваһһабчылык кирәкме дигәндә, юк дип әйтәбез, чөнки ул моноэтник җәмгыять өчен формалашкан. Безнең үз традицияләребез бар, хәнәфи мәзһәбе полиэтник җәмгыятьтә формалашкан, либераль. Толерантлык һәм башка халыкларга мөнәсәбәт принциплары формалашкан. Ваһһабчылык экстремистик булганы өчен түгел, безнең җирлеккә ярашмаган булганы өчен кирәк идеология түгел.

Кичә РИА-Новости сайтында шундый хәбәр бар иде: “Ислам террорчылары АКШта төш коралларын кулланып терактлар кылган очракта, Америка Мәккәгә, исламның изге җирләренә җавап кайтарачак, дип белдерде АКШ конгрессы вәкилләр палатасының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты җитәкчелеге әгъзасы конгрессмен-республикачы Том Танкердо”…
Әлбәттә, бу уйлап әйтелгән фикер түгел, эмоциональ фикер. Аурупадагы, Америкадагы шартлатулар тискәре күренешләр. Террорчылык гомумән беркем өчен дә кирәк күренеш түгел. Беренче чиратта, аның нигезләре турында да сүз алып барырга кирәктер. Чөнки аның нигезләре бар, җирлексез террорчылык барлыкка килми. Ислам дөньясы үзен кимсетелгән дөнья дип күз алдына китерә бүген, бу чыннан да шулай. XVIII гасырдан ук Шәрык дөньясында колониаль система тарала, ул XX гасыр уртасына кадәр диярлек теге яки бу рәвештә яшәп килә. Бүген дә шәрык илләрен мөстәкыйль дип әйтә алмыйбыз, чөнки сәяси яктан колониализм бетсә дә, икътисади һәм идеологик яктан, һичшиксез, йогынтысы бар. Бүген Аурупаның Ислам диненә мөнәсәбәте тискәре, ул Исламнан курка. Көнбатыш Аурупа, АКШ теге яки бу мөселман иле көчәя башласа, аны бастырып бөтенләй юкка чыгарырга омтыла. АКШ, гомумән, мөселман илләрендә үзенең мөстәкыйль сәясәтен булдырырга омтылган дәүләт. Аурупа да үзен мөселман илләренә карата бик әшәке тота. Ни өчен алар шәрык илләренә сәясәтләрен көчләп тагарга тиеш? Бу - аларның эчке эшләренә тыкшыну. Бүген шушы сәясәтнең бер чагылышы буларак, әлбәттә, беркем өчен дә кирәк булмаган чагылышы буларак, экстремизм бар. Мәккә, Мәдинә мөселманнар өчен изге шәһәрләр, аларга янау сәяси яктан да, әхлакый яктан да ахмаклык.

Шушы теманы дәвам итеп, соңгы вакытта Татарстанда Хиз-бут-Тәһрир партиясе вәкилләрен кулга алдылар. Бездә бу партиянең йогынтысы көчлеме?
Хиз-бут-Тәһрир партиясе вәкилләрен шактый кулга алулар булды. Минемчә, әлеге партиянең йогынтысы бик үк көчле түгел, шулай да көткәннән күбрәккә ошаган. Хиз-бут-Тәһрир XX гасырда барлыкка килгән сәяси партия. Сәяси партияләр эшләү өчен җирлекне тиз тудыралар. Ул инде үзен Үзбәкстанда да шактый актив күрсәтте, хәзер Россиядә дә тарала башлады, күп төбәкләрдә аның тарафдарларын кулга алдылар. Ул партия буларак, нинди дә булса террорчылык дигән алымнарны инкарь итә һәм проблемаларын сәяси юл белән хәл итә. Россиядә тыелуының сәбәбе – партиянең максаты булып Хәлифәтне торгызу тора. Хәлифәтне - мөселман дәүләтен торгызу – Россиянең конституцион законнарына каршы килә. Бүген, әлбәттә, Россиядә бу мөмкин түгел. Шуңа күрә партия эшчәнлеге Россия Югары суды тарафыннан тыелды, тарафдарлары кулга алына. Әмма аны террорчылык, экстремизм кебек юнәлешләр белән бәйләү дөрес булмас.

Хәзер җәмгыятебездә идеология юк дип сөйлибез. Дингә кайту күзәтелә, ләкин дин тоту чоры өчен модага иярү генә, вакытлыча күренеш кенә булмасмы?
Иншалла, мода гына булып калмас. Атеистлар фикеренчә, җәмгыять фән-техника өлкәсендә алга киткән саен, диннең роле кими. Ләкин бу алай түгел, чөнки дин - ул рухи өлкә. Фән-техника рухи кыйммәтләрне читләштерә, шуңа дин өчен мөмкинлек күбрәк ачыла бара. Бүген бөтен дөньяда халыкның 80-85 проценты үзләрен дингә ышанучылар дип саныйлар. Дөрес, күбесе өчен дин тоту якшәмбе чиркәүгә барып, шәм куюга кайтып кала, әмма алар диннең әһәмиятен аңлап, аның рухи кыйммәтләрне саклап калучы бер фактор икәнен таныйлар. Шуңа күрә дингә әйләнеп кайту мода гына димәс идем. Бу күренеш алга таба да дәвам итәр, чөнки бу бөтен дөньяга хас тенденция.

Шактый бәхәсләр уяткан Евроислам төшенчәсе турында нәрсә уйлыйсыз?
Евроислам 90нчы еллар уртасында Аурупада барлыкка килгән төшенчә. Аны Геттинг университетының политология профессоры Бассам Тиби керткән иде. Аурупага ислам үтеп керә, шактый киң тарала, ул әлеге илләрнең эчке проблемасына әйләнде. Аларны исламга нинди мөнәсәбәт булырга тиеш дигән проблема борчый. Аурупа исламга һәрчак тискәре карады, мөселманнар Аурупага ят карый. Бу - табигый күренеш. Бер-берсеннән курку тискәре караш формалаштыра. Евроисламчылар фикеренчә, дөньяви ислам демократик дәүләт төзелеше һәм Көнбатыш илләренең тормыш кыйммәтләрен кабул итәргә тиеш, ягъни исламнан бернәрсә дә калмый дигән сүз.

Бу төшенчә XX гасыр ахырында Татарстанда да кулланыла башлады. Рафаил Хәкимнең “Где наша Мекка” дигән китабы басылып чыкты, ул анда евроислам төшенчәсен үзенчә аңлата. Аның фикеренчә, ислам – ул Аурупа кыйммәтләренә, андагы либерализм, демократиягә каршы килми, киресенчә, татарларда таралган ислам нәкъ шушы кыйммәтләрне яклаган һәм гасырлар буе аларны үстереп килгән. Дөрес, монда рационалистик фикерләр күп, рационализм һәм дин ул капма-каршы төшенчәләр. Рационалистик фикерләүнең динне юкка чыгаруы да мөмкин. Динне инану буларак кабул итәргә кирәк, шуңа күрә иманны сүтеп-кору, үзгәртү кирәк нәрсә түгел.

Бер-ике ел элек “рус исламы” дигән гыйбарә дә бик киң таралган иде. Аның асылы нидән гыйбарәт?
Әйе, “рус исламы” бер-ике ел элек бик актуаль иде. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең киңәшчесе Сергей Градировский “Рус исламы проекты”, дип язып чыкты. Проект сүзе бөтен халыкны куркытты: димәк, проект төзелгән, ул тормышка ашырылачак. Рус исламы дигән проект булгач, мөселманнар безне руслаштырачаклар, руслар безне мөселманлаштырачаклар дип кабул итте. Тәнкыйть ике яктан да булды. Сергей Градировский лекцияләр белән Казанга да килде. Тискәре мөнәсәбәтне белгәч, рус исламы турында күренеш дип яза башлады. Мин аны күренеш буларак килешәм. Бүген Россиянең мәчетләрендә русча сөйлиләр, әдәбият русча басыла, яшьләр русча аралашалар, шуңа күрә рус теле мөселман дөньясына бер фактор буларак үтеп керде. Хәзерге вакытта исә рус исламы дип язучылар аз.

Минем бер танышым шундый сорау бирде. Ул үзе татар егете, ләкин русча фикер йөртә, аралаша. Нигә мәчеткә килгәч, иң элек татар телен өйрән, аннан намаз укып, дин тота башларсың дип борып җибәрәләр, дип канәгатьсезлек белдерә.
Мондый проблема бар – ул бик мөһим проблема. Дөрес, диндә тел икенче урында булырга тиеш, беренче чиратта – аллага инану. Күптән түгел без БТК белән бергә зур конференция уздырдык, анда күтәрелгән төп проблемаларның берсе мәчетләрдән татар теле китә дигән мәсьәлә булды. Татарстан өчен ул, бәлки, актуаль проблема түгелдер, Казанда русча вәгазьләр сөйләнә торган мәчетләр дә бар. Ә менә бөтен Рәсәй төбәкләрен алсак, бүген татар имамнары мәчетләрдән кысрыклап чыгарылып, алар урынына Урта Азия халыклары вәкилләре килеп утыра. Бу бик аянычлы, чөнки чит төбәкләрдә мәчет – ул милләтне туплаучы фактор булырга тиеш. Ни өчен әле мәчеттә татарча сөйләшергә тиеш, дигән сорау туа? Кавказдан кала, Россиядәге мәчетләрнең 90 проценты безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан төзелгән, димәк ул – вакыф, ул – милләтнең милке. Икенче яктан, яшьләр татарча белмәгәч, мәчеттә психологик дискомфорт кичерә. Хәзер илебездә вәзгыять үзгәрә, административ ресурслар тагын беренче планга чыкты. Милли хәрәкәт сүрелде. Бүген милләтне туплаучы факторларның берсе, әлбәттә, дин булырга тиеш. Шуңа күрә тел проблемасының дин белән үрелеп барылуы зарур. Мәчетләрдә татар телен саклау мөһим.

Әңгәмәбезне йомгаклап, Рәфыйк Мөхәммәтшевич, дини яңарышның киләчәге бармы?
Диннең җәмгыятькә әйләнеп кайтуы яңарыш дәрәҗәсенә күтәрелер. Безнең ата-бабаларыбызны – мөселман зыялыларын алсак, алар интеллектуаль яктан бөтен шәрык илләре арасында иң алга киткән булганнар. Чөнки татарлар үзләрен, диннәрен саклап калу өчен тырышкан. Шуңа күрә татарларда фикер яңарышы көчле, илаһият белеме көчле булган. Бүген традицияләрнең күбесе онытылган, кемнәрдер белергә теләми, белергә теләгәннәр белә алмый. Шулай да бүген яңарыш чын мәгънәсендә яңарыш буларак башланыр дип өметләнәм.

Чулпан Зарипова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100