Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Болгар ислам академиясендә уку түләүсез булачак
Россия ислам институты ректоры беренче елларда уку йортына көндәшлеккә сәләтле булуны күтәрү өстендә эшләргә кирәк булачак, дип саный.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Болгар ислам академиясендә уку беренче елларда түләүсез булачак. Түләүле белем бирү алга таба бәйгедә югары уку йортына керергә теләүчеләр саны артканда каралырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда “Россия - Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме әгъзасы, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җиткерде.
“Болгар ислам академиясендә уку түләүсез булачак. Академиягә әле үзенең ныклыгын, көндәшлеккә сәләтле булуын күрсәтергә кирәк булачак. Танылган уку йортлары белән эшләп, ике диплом бирә башлаганда, түләүле укытуның ниндидер формалары турында уйлап булачак”, - дип шәрехләде Россия ислам институты ректоры.
Белгеч билгеләп үткәнчә, дини уку йорты бакалавриат программасы буенча укытуны дәвам иткәндә дөрес була. Бу очракта югары уку йорты бүгенге көндә эшләп килүче Россия дини уку йортларына көндәшлек тудырмаячак.
“Болгар ислам академиясе алдан ук ислам белем бирү системасында магистр һәм докторлык программаларын төгәлләү буларак күзалланды, - диде ул. - Шунлыктан без Россия ислам вузларына көндәшлек тудырмыйбыз. Киресенчә, бу Россиядән читкә чыкмыйча, укуны дәвам итүнең яңа мөмкинлеге булып тора”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз