news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме эшләячәк

Лекцияләр уку өчен Абдурраззак Әс-Саади, Исмаил Буль-буль һәм Хәмделла Сафти чакырылган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме магистрант һәм докторантларга лекцияләр укыячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге дини уку йортының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте. 
 
«Укытучылар составы билгеләнгән инде. Магистр программаларында, бакалавриаттан аермалы буларак, фәннәр  кимрәк. Шунлыктан биредә укытучылар саны да азрак булачак. Әмма аларның белем дәрәҗәсе күпкә югарырак, ягъни профессорлар булырга тиеш. Сентябрьдән бездә мөселман илләреннән килгән өч мөгаллим даими нигездә эшли башлаячак. Лекцияләр уку өчен Абдурраззак Әс-Саади, Исмаил Буль-буль һәм Хәмделла Сафти чакырылган», – диде ул.
 
Моннан тыш, чит ил укытучыларының күбесе академиядә чакырылган профессорлар сыйфатында эшләячәк. 
 
«Академиядә докторантураны алып барачак дүртенче мөгаллим дә булыр, мөгаен, – дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин. – Без Сүриянең танылган дин галиме Зөхәйли белән сөйләшүләр алып барабыз. Ул ризалык бирде инде. Калганнары чакырылган профессорлар сыйфатында эшләячәк. Әлеге мөгаллимнәр белән башлангыч килешүләр төзелгән, алар ел дәвамында безгә килеп, үз фәннәрен укытачак».
 
Шунысын да искәртик: 4 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә беренче уку елы башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100