news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфилә Рәсүлева: "Илһамлы кыз — Лиана!" - "Яңарыш" газетасы

Чиләбедә узган "Татар кызы-2016” халыкара бәйгесендә Удмуртиядән Лиана Гайнетдинова "Илһамлы кыз" номинациясендә җиңү яулады.

 (Ижевск, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Яңарыш", Рәфилә Рәсүлева). Чиләбедә узган “Татар кызы-2016” халыкара бәйгесенең финал ярышында Башкорстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңде. Җиңүче кыз быел кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ киеп кенә калмады, ә туган ягына Татарстан Президенты исеменнән бирелгән җиңел машина — “LADA Priora” автомобилендә кайтып китте. Аның белән бергә финалга чыккан 14 кыз исә төрле номинацияләрдә җиңүче дип танылдылар. Алар арасында Удмуртиядән Лиана Гайнетдинова да бар иде. Бу елгы чара Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган. Бәйгедә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнашты. Әлеге бәйгенең йомгаклау өлешенә Ижауда ел саен “Татар кызы” бәйгесен оештыручылар Рушана Азар, Гөлнара Шәяхмәтова, Гүзәл Әгълиуллина бардылар.

Без сезгә бәйгене оеш­тыру­чыларның, төп кат­нашучы Лиана Гайнет­динованың, аны үз күзләре белән күргәннәрнең фикерләрен тәкъдим итәбез.

Лиана Гайнетдинова: “Чи­ләбе шәһәре безне бик җылы каршы алды. Биредә яшәүчеләрнең әлеге бәйге белән таныш икәнелеге, аларның безне тануларыннан күренеп тора иде. Финалга әзерләнү 25 августта башланды. Бәйгене оештыручылар, режиссерлар, хореографлар, укытучылар белән көненә унар сәгать шөгыльләндек. 7000 тамашачы сыйдырышлы “Трактор” боз сараенда узасы финалда ничек тә сынатмаска дип, үз өстебез өстендә көн-төн эшләдек! Кызлар арасында көнчелек булмады, без барыбыз да бер команда идек. Һәрберебез үз төбәген лаеклы тәкъдим итте. Мин әлеге бәйгедә катнашуыма бик шат! Бер кочак бүләк белән кайттым. Тун, итальян хушбуе, татар кызы эмблемасы төшерелгән тәлинкә, ике кәрҗин косметика һәм Чиләбе шәһәре оешмаларында җитештерелә торган ашамлык­лар. Хикмәт бүләкләр дә түгел, яңа кешеләр белән очрашулардан алган тәэсирләр, үткәрелгән остаханәләр — болар барсы да искиткеч! Әлеге бәйгене оештыручы җитәкчеләргә, дусларыма, гаиләмә, аерым рәхмәтемне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, ә күңел түремдәге изге рәхмәтемне әниемә җиткерәсем килә. Әнием миңа һәрвакыт көч биреп торды. Ижауда “Татар кызы” бәйгесен оештыручы кызлар: Раушания, Гөлнара, Гүзәл, Паде­радан Фәридәгә Чиләбегә ба­ру мөмкинлеге тудырган эшмәкәр Равил Шәрәфиевкә зур рәх­мәтләребезне белде­рәбез!”

Бәйгенең төп оештыручысы Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова: “Татар кызы” матурлык бәйгесе генә түгел, ул — зур белем бирү программасы. Сайлап алу турыннан соң кызлар 4-5 ай дәвамында татар теле, тарих, мәдәният, музыка өлкәләрендә белем ала. Хореография нигезләрен, традицион татар һөнәрчелеген өйрәнә, аш-су осталыгын шомарта. Без кызларга булачак аналар, гаилә учагы сакчылары итеп карыйбыз. Замана татар кызы бер төрле генә булырга тиеш түгел. Ул тыйнак, итагатьле дә, шул ук вакытта көчле, курку белмәс кыз да. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел кызлар спорт ярышларында да көч сынашты. Сәхнәгә кызларыбыз заманча һәм борынгы татар халык киемнәрендә чыктылар. Елдан-ел камилләшәбез!”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгъ­­лүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи: “Бәй­гедә катнашкан бер генә кыз да югалып калмый. Алар иҗтимагый эшләрдә, хәйрия чараларында катнашалар, үз төбәкләрендә милли тапшырулар алып баралар. Журналист, укытучы булып китүчеләр бар. Проект тәмамлангач, һәрберсенә татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге бирелә. Кемдер кияүгә чыга, татар гаи­ләсе төзи. Без моңа да сөенәбез. Быел бер кызыбыз “Татар егете” бәйгесендә катнашкан егет белән никахлашты”.

Гөлнара Шәяхмәтова: “Барып кергәч беренче бәйге уза торган “Трактор” арена клубының зурлыгы, бизәлеше, төрле дәүләтләрдән, төбәкләрдән кил­гән делегатларның, тамаша­чыларның күплеге хәйран кал­дырды. Финал затлы костюмнар, югары дәрәҗәдәге сценарий белән истә калды. Монда һәрнәрсә искә алынган иде. Кызлар үзләренең рольләрен искиткеч уйнадылар! Сәхнәдә үз-үзләренең тотышы да “биш­лелек!” Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, җырчылар Динә Гарипова һәм Айдар Галимов чыгышлары күңелләрдә бик матур тәэсирләр калдырды. Удмуртия Республикасын лаеклы итеп иң матур, иң чибәр кызыбыз Лиана тәкъдим итте. Быелгы бәйгегә нәкъ менә ул катнашканга сөенеп утырдык. Нәтиҗәдә, ул “Илһамлы кыз” номинациясендә җиңү яулады. Әлеге бәйгедән үзебездә 2017 елда “Татар кызы” бәйгесен үткәрү өчен күп тәҗрибә, алдык. Чиләбегә барып, финалда катнашу яңа идеяләргә рухландырды. Тизрәк эшкә тотынасыбыз килә! Шушы көннәрдә инде без бәйгене оештыру комитетын оештырып, киләчәккә планнар төзиячәкбез”.

Без — “Яңарыш” редакциясе хез­мәткәрләре дә — Лиана өчен чын күңелдән җан аттык. Бәйгегә әзерләнгәндә аның тырыш, максатына ирешүчән кыз икәненә игътибар иттек. Афәрин, илһамлы кыз — Лиана!

Узган ел Казан шәһәрендә әлеге бәйгене оештыруга багышланган киңәшмәдә булырга туры килде миңа. Киңәшмәдә бәйгене оештыручы Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага, Татар конгрессына төбәкләрдән килгән җитәкчеләр бәйгенең Чиләбе шәһәрендә уздырылуына ризасызлык белдергән иделәр. Ул вакытта бәйге югары дәрәҗәләргә ирешер дип, беркем дә уйламады.

Бәйге алты ел рәттән Чиләбе өлкәсендә оештырылса, киләсе елдан ул күчеп йөри башлаячак. 2017 елда “Татар кызларын” Башкортстан Рес­публикасы кабул итәчәк. Ләкин чиләбелеләр дә бу вакытта кул кушырып утырмый. 2013 елдан бирле биредә 8-10 яшьлек татар балалары арасында “Нәни энҗеләр” бәйгесе оештырыла. Лена Колесникова бу бәйгене профессиональ югарылыкка күтә­рергә хыяллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100