Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов “Үзгәреш җиле”ндә татар җырына аранжировка ясаучыны сер итеп саклый
“Үзгәреш җиле – 2018" фестивале 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә үткәреләчәк.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның иң дәрәҗәле музыкаль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов “Үзгәреш җиле” фестивале җырларына кем аранжировка ясавын сер итеп саклый. Бу хакта ул “Үзгәреш җиле” проектына багышланган шул исемдәге документаль фильмны тәкъдим итү кичәсендә әйтте.
Фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш тәкъдим ителде.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов аранжировщикның проектта “беренче номерлы кеше” булуын ассызыклады, әмма аны афишаламау турында килешүләрен әйтте. “Ул бик тыйнак кеше. Урманда яши. Заманында Филипп Киркоров белән эшләгән. Ул фактура тудыра һәм, сәхнәдә тикшерелеп карагач, эш тагын дәвам итә, камилләштерелә”, - диде проект җитәкчесе.
- Хәзерге вакытта “Үзгәреш җиле – 2018» фестиваленә әзерлек бара. Быел ул ике көн – 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә үткәреләчәк.
- "Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алды. Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Фестивальнең җитәкчесе – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз