news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов «Үзгәреш җиле» фестивалендә әнисе җырлары күп башкарылуын әйтте

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең быелгы концерты артист Разия Тимерханова истәлегенә багышланган иде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов «Үзгәреш җиле» фестивалендә әнисе җырлары күп башкарылуын әйтте
Александр Эшкинин

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале беренче татар профессиональ җырчыларының берсе Разия Тимерханова репертуарында булган җырларны яңача яңгыраткан, алга таба да Разия Тимерханова җырлары яңача караш белән башкарылачак.

Бу хакта ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбленең Разия Тимерханованың 100 еллыгы уңаеннан истәлек концертын караганнан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының улы, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтте.

“Фестиваль концерты Ключаревның “Туган ягым – Татарстан” күмәк җыры белән тәмамлана. Аны беренче тапкыр әнием - Разия Тимерханова башкарган. “Сибелә чәчәк”, “Каз канаты”, “Таң атканда” – болар ул башкарган җырлар. Фесттвальдә алга таба да аның репертуарындагы җырлар булачак”, - диде ул.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең быелгы концерты артист Разия Тимерханова истәлегенә багышланган иде. Камал театрына Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын карарга Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та килгән иде.

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале - татар эстрадасын сыйфатлы итү максатыннан оештырылган мәдәни чара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100