Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов татар телен өйрәтүнең билгеле бер стандарты кирәк, дип саный
"Татарларның тел үсешен чикләүне аңлап булмый", - ди депутат.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов татар телен өйрәтүнең билгеле бер стандарты кирәк, дип саный. Бу хакта ул бүген Дәүләт Советы утырышында туган телләрне укыту турында закон проекты буенча фикер алышуда белдерде.
Ул бүген тел үсешендә җитди чикләүләр күзәтелүен билгеләп узды. Рус телендә дә сүзләрнең югала баруын, кайсыларының чит тел сүзләре белән алмашынуын әйтте.
"Мең ел рухи мәдәнияте булган татарларның тел үсешен чикләүне аңлап булмый. Ахыр чиктә, дөньяны танып белү өчен кеше үзе тел сайлый. Безнең бурыч - татар теле үсеше өчен тулы шартлар тудыру. Яшьләрнең, дәүләт теле белән беррәттән, үз туган телен өйрәнү хокукы да булырга тиеш. Татар телен өйрәнүнең билгеле бер стандарты турында сүз бара, чөнки мәгълүмат туплау, белем алу нәкъ менә мәктәп чорында бара. Аларның бер өлеше рухи мәдәният тарафдарлары булачак. Без бүгенге вәкилләргә алмашка кем килүен аңларга тиеш. Факультативка караганда, стандарт кирәклеге бәхәссез. Стандарт методикаларны камилләштерүне күздә тота", - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз