news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов җырчыларны бары тик яңа җырлар гына башкарырга чакыра

Рәдиф Кашапов үзе язган җырлардан "Өмет станциясе" дип аталган яңа альбомын чыгарды.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыкант Рәдиф Кашапов коллегаларын халык җырларын кабатлаудан туктап, яңа җырлар иҗат итергә чакыра.

“Мин бөтен татар җырчылары яңа җырлар башкарса, бәхетле булыр идем. Алайса аранжировканы үзгәртеп, джаз кертеп һаман да шул 150 көйне кабатлыйбыз да кабатлыйбыз, – ди “Татар-информ”га үзенең яңа икенче альбомын тәкъдим итергә килгән Рәдиф Кашапов, халык җырларын күздә тотып. – “Су буйлап”ны, “Бөрлегән”не беркем дә онытмый. Аны кеше үзе дә җырлап утыра ала. Җырчыларга яңа җыр башкарырга кирәк. Мин кешедән яңалык көтәм”, – ди ул.

Музыкант халык җырларын үзгәртеп җырлауга кискен каршы чыга: “Татар җыры сүз белән көй генә түгел, ул – аһәң! Аны үзгәртсәң җырны бозасың”, – ди ул.

Искәртеп үтәбез, Рәдиф Кашапов үзе язган җырлардан “Өмет станциясе” дип аталган яңа альбомын чыгарды. Альбом Yummy Music лейблы кысаларында дөнья күргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100