news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов рэпер Нурминскийның “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашмавын аңлатты

Татар рэперы Альберт Нурминский быел башка күләмле фестивальдә катнашам дип вәгъдә биргән.

Рәдиф Кашапов рэпер Нурминскийның “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашмавын аңлатты
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татар рэперы Альберт Нурминскийның  быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясамавының сәбәпләрен аңлатты. Бу турыда ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында акциягә багышланган матбугат конференциясе вакытында әйтте.

Конференциядә катнашкан журналистның “Нигә Нурминский быел акциядә чыгыш ясамый?” дигән соравына Рәдиф Кашапов “Альберт бераз русча җырлый башлады” дип җавап кайтарды.

“Альберт акциядә узган ел чыгыш ясаганда беркем дә ул рус рэпы белән шулкадәр дан казаныр дип уйламас иде. Миңа интервью биргәндә ул “Мин хәзер күбрәк русча иҗат итәм, чөнки кеше сорый. Миңа контент кирәк, әмма мин татар телен дә онытмыйм, татарча да җырлар язам” дигән иде”, - диде Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, быел TAT CULT FEST фестивалендә махсус рэп сәхнәсе булачак. “Альберт менә бу сәхнәдә чыгыш ясыйм дип инде берничә тапкыр вәгъдә бирде. Ә 26 апрельдә, “Татарча сөйләшәм акциясе” узган көнне, ул Калининградта чыгыш ясаячак. Калининград татарлары бик шат булырга тиештер инде”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100