news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең быелгы үзенчәлекләрен атады

Быел акциянең Бауман урамындагы концерты 26 апрель көнне узачак.

Рәдиф Кашапов “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең быелгы үзенчәлекләрен атады
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган матбугат конференциясендә акциянең быелгы үзенчәлекләре белән таныштырды. Концерт Бауман урамында 26 апрель көнне узачак.

“Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ундүртенче тапкыр үткәрелә. Без гел ниндидер яңалык кертәбез. Быел без акцияне ике сәгатькә алданрак башлыйбыз. Сәгать икедә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында “Сәлам, Габдулла” дигән флешмоб башланачак. Без инде күптән Тукайны кешеләргә ничек якынайтып була икән дип уйлыйбыз”, - диде Рәдиф Кашапов.

“Тукай күптәннән ниндидер потка, һәйкәлгә әйләнде. Безнең теләк – Тукайның яшь кеше булуын, безнең кебек гел эштә булуын күрсәтү. Флешмобка беренче килгән кеше һәйкәлдән башлап чылбыр төзәячәк. Соңгы кеше Тукай исемендәге скверда басып торачак. Беренче кеше “Сәлам, Габдулла! Мин - Тәбрис” дип башлаячак, икенчесе “Сәлам, Тәбрис. Мин - Рашат” дип кушылачак һәм чылбыр дәвам ителәчәк”, - диде. Чылбыр таплар кебек булачак һәм Дзержинский, Пушкин урамнарында һ.б. урнашачак.

Рәдиф Кашапов быел акциянең эмблемасы автомат рәсемендә урнашачагын әйтте. “Без инде ничәнче тапкыр архитекторлар белән берлектә архитекторлар бәйгесе оештырабыз. Быел бәйгедә егермегә якын студент катнашты. Алар безнең хәрефләргә багышланган төрле проектлар тәкъдим итте. Быел бездә автомат булачак. Ә инде “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә иң беренче килгәннәргә 200 бик зәвыклы сувенирлар бүләк ителәчәк”, - диде ул.

“Безнең музыкаль мохитебез үзгәрә бара. Мин акциянең музыкаль өлеше өчен җаваплы кеше буларак шуны әйтә алам – быел яңа җырчылар күп булачак. Без быел да сайлап алу бәйгесен үткәрдек. Анда утызга якын гариза килде. Без 10 артистны сайлап алдык. Җиңүче – TATARBOY (Айдар Вагизов) исемле егет. Ул чыгыш кына ясап калмый, ягъни без аңа 30 мең сум акча бирәчәкбез һәм ул үз җырларыннан гына торган альбом яздырачак”, - диде.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең махсус кунагы – узган ел Казанга күчеп килгән R’n’B йолдызы – рэпер Rena RNT. “Ул – Уфада иң зур майдан җыючы кеше. Хәзер ул бик рәхәтләнеп бездә дә чыгыш ясаячак. Бөтенесен әйтеп тә бетереп булмый, исемлек җиде исемнән тора. Сәгать дүрткә килгән кеше хәзерге вакытта татар альтернативасы булган барлык әйберне дә белә ала”, - диде Рәдиф Кашапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100