news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов Илназ Гариповның “Мин татарча сөйләшәм”дә җырламавына аңлатма бирде

“Илназ Гарипов форматка туры килмәде”, - диде Рәдиф Кашапов.

Рәдиф Кашапов Илназ Гариповның “Мин татарча сөйләшәм”дә җырламавына аңлатма бирде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Җырчы Илназ Гариповны “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштырмаганнар. Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең катнашу-катнашмавы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов белән хәл ителде дигән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе бу хакта Рәдиф Кашаповның үзеннән сорады.

“Илназ Гарипов форматка туры килмәде. Әйдәгез комментарийларсыз калдырыйк. “Комментарийларсыз” дип языгыз”, - диде хәбәрчегә Рәдиф Кашапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100