Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәдиф Кашапов белән Оскар Юнысов Төркиядә татарча акустик концерт куя
«Концертны җирле татарлар оештырырга булышты», — диде музыкант.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 22 гыйнварда сәгать 18.00дә татар музыкантлары Оскар Юнысов (Gauga төркеме) белән Рәдиф Кашапов (qaynar төркеме) Истанбулның Selimiye Kahvecisi кафесында беренче тапкыр татарча акустик концерт куячак.
«Концертны җирле татарлар оештырырга булышты. Репертуарда үзебез иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Яңа тамашачыга ачкыч табарга тырышачакбыз. Барлык кешене көтеп калабыз», — диде Рәдиф Кашапов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Оскар Юнысов — татар телендә блюз-рок һәм брит-поп башкаручы Gauga төркеме лидеры. Nindi Rahat и Shilma альбомнарыннан һәм гомуми яңартудан соң Оскар төркемнең өченче альбомын әзерли. Gauga Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Омск, Ижевск шәһәрендә уңышлы чыгыш ясаган.
Рәдиф Кашапов — Yummy Music лейблының креатив директоры, qaynar музыка лабораториясе вокалисты, язын аларның беренче альбомы көтелә. Рәдиф, шулай ук, баян балладаларыннан алып көнчыгыш дискотекалары стильләрендә үзен сынап, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мельбурн, Хельсинки һәм Түбән Новгородның музыкантлары катнашында өч соло-альбом яздырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз