news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Җамалетдиновка «Россия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорына мактаулы исем бирүгә Россия Президенты кул куйган.

Рәдиф Җамалетдиновка «Россия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелүгә кул куелган. Бу хакта институт директоры Инстаграм битендә хәбәр итте.

«Бу югары дәүләт бүләге өчен әти-әниләргә, гаиләгә, язмышка, туган университетыма, югары уку йортына, республика һәм ил җитәкчелегенә, һәм, әлбәттә, хезмәттәшләремә, институт коллективына һәм дусларыма рәхмәтлемен!» — дип язган Рәдиф Җамалетдинов.


news_right_1
news_right_2
news_bot