news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Җамалетдинов: Яңа уку елында мөгаллимнәребез дистанцион формада укытырга әзер

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры яңа уку елын беренче сентябрьдә башланачагын әйтте.

Рәдиф Җамалетдинов: Яңа уку елында мөгаллимнәребез дистанцион формада укытырга әзер
Солтан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов мөгаллимнәрнең яңа уку елы гадәти формада булмаса, дистанцион форматта укытырга әзер булуын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Әлегә төгәл җавап биреп булмас, чөнки республикабызда да һәр атна саен хөкүмәтебезнең яңалыклары чыгып тора. Әгәр дә мондый вазгыять дәвам итсә, укуларны сентябрьдән гадәти форматта башлап җибәрербез дип уйлыйм. Әмма, күреп торасыз, Кытайда коронавирусның икенче дулкыны башланып китте. Безгә дә, Россиягә дә әйләнеп кайтмас дигән фараз юк», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot